Шәһри Казан

Бакчачы аптечкасы

Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган чагы. Алмагач, шомырт агачлары, чия куакларының шау чәчәктә утыруына караганда, уңыш әйбәт булырга охшаган. Күп итеп уңыш алу бакчачының тырышлыгыннан да тора шул. Җимеш агачларын вакытында карап-тәрбияләп торырга кирәк, югыйсә корткычлар сездән өлгеррәк булырга мөмкин. Әйтик, карлыган чәчәк аткан вакытта...

Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган чагы. Алмагач, шомырт агачлары, чия куакларының шау чәчәктә утыруына караганда, уңыш әйбәт булырга охшаган. Күп итеп уңыш алу бакчачының тырышлыгыннан да тора шул. Җимеш агачларын вакытында карап-тәрбияләп торырга кирәк, югыйсә корткычлар сездән өлгеррәк булырга мөмкин.
Әйтик, карлыган чәчәк аткан вакытта араларында көдрәләнгән, катмарланган, ачык яшел һәм көрән төстәге чәчәкләре күренсә, аларны кисеп алыгыз. Май ахырларында крыжовник, ак һәм кызыл карлыган куакларында кисмән күбәләкләре күренә башлый. Кура җиләгенең очлары шиңеп, бөгелеп төшкән, каралып киткән ботакларын кисеп алырга кирәк, чөнки аларга чебен личинкасы ияләшкән була. Алмагачны бу вакытта җимшәнашар күбәләге корты, чәчәкашар коңгызы үз итә. Июнь аенда инде алмагач корты күбәләге оча һәм күкәй сала башлый. Димәк, ай дәвамында алмагач күбәләкләрен тизрәк юк итү җаен карарга, аларга күкәй салу мөмкинлеген калдырмаска кирәк. Боларга өстәп, җимеш агач-куакларына гөбелә, борча, кисмән һәм башка шундый корткычлар һөҗүм итә. Бу корткычларга каршы көрәшү өчен химик препаратлар күп күбен, әмма күрә торып үзең ашыйсы җиләк-җимеш агачын химия белән агулау бик дөрес гамәл түгел шул. Бүгенге көндә биологик препаратлар - корткычлардан котылу өчен менә дигән чара. Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстандагы бүлекчәсе белгеч
ләре корткычларга, әйтик, пәрәвезле талпанга каршы Битоксибациллин, Ж; Бацикол, Ж препаратларын кулланырга киңәш итә. Ул хәтта колорадо коңгызы личинкасын да юк итә ала. Моның өчен 0,5-1,0 процентлы концентрация яхшы нәтиҗә бирә (5-10 грамм препаратка бер литр су кушып, бер савытка тутыралар да сиптергеч ярдәмендә кулланалар). Куллану нормасы - бер сутый җиргә 1,5 литр. Гадәттә, аны вегетация чорында 3-4 тапкыр 7-10 көн интервал белән сиптерәләр. Йә иртә белән, йә кич белән сиптерергә тырышыгыз. Һава температурасы 10-15 градустан да ким булмасын. Аны сиптереп, берәр тәүлектән соң яңгыр явып үтсә, препаратның нәтиҗәлелеге бетә, димәк, һава торышы белән кызыксынып торырга кирәк.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстандагы бүлекчәсендә файдалы бөҗәкләр дә үрчетәләр. Трихограмма (күп агулы паразит), мәсәлән, алма, слива корткычы, кәбестә күбәләге, кәбестә ябалакчыгына каршы кулланыла. Ана бөҗәк үзенең йомыркаларын зарарлы бөҗәкнең йомыркаларына сала, тегеләре исә әлеге корткычларны ашыйлар. Трихограмманы агачлар чәчәк атып бетерү, җимеш барлыкка килә башлау чорында җибәрергә кирәк. Алтын күз (златоглазка) дигәне исә 76 төрле зарарлы бөҗәкләрне ашап юк итәргә сәләтле. Аның личинкалары ашап туймас, бер личинка тәүлегенә 50-60 корткычны юк итә. Бакчачылыкта куллану өчен «Россельхозцентр»ның Казанда урнашкан бүлекчәсендә аның личинкалары үрчетелә. Җиләк-җимеш агачларында, чәчәкләрдә, кыярда, помидорда үсемлек бетләре, корткычлар күренә башласа, алтын күзнең личинкаларын җибәрергә кирәк.
Кул кремын сары мәтрүшкә алмаштыра
Пыяла шешәгә, өчтән бер өлеше тулырлык итеп, сары мәтрүшкә чәчәкләрен салабыз. Өстенә үсемлек мае агызып, бөке белән ябып куябыз да суыткычның аскы киштәсенә урнаштырабыз. Һәр кич, ятар алдыннан, шуны кулга сылыйбыз. Ул кул тиресен йомшартып кына калмый, андагы кечкенә яраларны да төзәтә.
*
Бакчачының иң якын
булышчысы, беләсезме, кем? Сода!
Виноград үстерүчеләр, әйтик, җимешләр өлгерер алдыннан, аңа сода эремәсен сибә. Моның өчен 75 грамм соданы 10 литр суда эретеп сибәргә генә кирәк. Бердән, ул соры черек авыруына каршы көрәшә, икенчедән, виноград җимешләрен тагын да баллы итә. Шундый ук эремә белән җимеш бирә торган башка агачларны да эшкәртергә була.
Баш авыртканнан бөтнек
Бөтнекнең файдалы үзлекләре
Бөтнекнең бактерияләргә каршы тору үзлеге бар.
Бакчада үскән бөтнектән тычкан белән күселәр курка.
Бөтнек составындагы ментол тынычландыру үзлегенә ия. Бөтнеккә диңгез тозы белән зәйтүн мае кушып, барлыкка килгән катнашманы аяк табанына сылагыз.
Башыгыз авыртканда, бөтнектән чәй кайнатып эчегез.
Соңгы тикшеренүләр бөтнекнең яман шеш күзә­нәкләре үсешен тоткарлавын раслаган.
Бөтнекне салатка кушып ашау рационыгызга төрлелек кертер.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: