16+

Бакчачы Лилия Галимова «Орлыкларны кибетләрдән генә алу ягында мин» (белгеч КИҢӘШЛӘРЕ)

Урамда кар ятуга карамастан, уңган бакчачылар киләсе ел уңышын бүгеннән үк кайгырта башлады. «Отрада» бакчачылар һәм чәчәкчеләр клубына йөрүчеләр дә орлыклар сайлый, рассада үстерү серләре белән бүлешәләр. Клубның актив әгъзасы Лилия Галимова белән дә без орлыклар сатыла торган кибеттә очраштык. Аныңча, бакча сезоны нәкъ менә шул кибеткә барудан башлана.

Бакчачы Лилия Галимова «Орлыкларны кибетләрдән генә алу ягында мин» (белгеч КИҢӘШЛӘРЕ)

Урамда кар ятуга карамастан, уңган бакчачылар киләсе ел уңышын бүгеннән үк кайгырта башлады. «Отрада» бакчачылар һәм чәчәкчеләр клубына йөрүчеләр дә орлыклар сайлый, рассада үстерү серләре белән бүлешәләр. Клубның актив әгъзасы Лилия Галимова белән дә без орлыклар сатыла торган кибеттә очраштык. Аныңча, бакча сезоны нәкъ менә шул кибеткә барудан башлана.

- Орлык сайлаганда, иң элек аның җитештерүчесен карыйм, - ди әңгәмәдәшем. - Электән үк таныш булган һәм сыналган «Гавриш», СеДеК», «Манул», «Русский Огород-НК»ның орлыкларын алам. Орлыкларны кибетләрдән генә алу ягында мин, базарда сатылганнарыннан шикләнәм. Сортларына килгәндә, җәйнең ничек киләсен белмибез, шуңа да бакчачылар болгар борычы белән баклажанның иртә сортларына туктала.

Аеруча ул борычның «Буратино», «Игрок», «Багратион», «Колобок» дигәннәрен алырга тәкъдим итә. «Игрок» дигәне калын тышлы, «Багратион»ы әфлисун, «Кармен»ы коңгырт төстә була ди. Бакчачы борычны февральнең уннарында утырта икән.

- Баклажанның да иртә сортлысын - 90 көннән алып 120 көнгә кадәр өлгерә торганнарын сайлагыз. Безнең территория өчен иң талымсыз сорт - «Алмаз». «Король Севера», «Робин Гуд», «Каприз», «Балагур», Голландия сорты «Эпик» (F1), «Щелкунчик (F1), «Мечта огородника» сортлары яхшы. Баклажанны февраль ахыры - март башында чәчәбез, - дип, яңа сатып алган орлыкларын күрсәтә танышым.

Помидорны теплицага утырт­кан очракта, февраль уртасында эш башларга була. Теплица өчен «Самара», «Интуиция», «Рефлекс» сортлары уңайлы. «Самара» дигәне аеруча тиз өлгерә (80-90 көндә), «Интуиция» сорты аз гына соңрак җитешә икән. «Бабушкин подарок», «Розовый царь» (F1), «Краснобай» (F1) сортлары эре була ди.

- Ачык грунтка утыртасы орлыкны март уртасында чәчәргә була. Алар арасында «Мадейра» (F1), «Рюрик» (F1), Любовь Мязина дигән селекционерның «Снеговик» (F1), «Мамонт», «Орлиное сердце» орлыкларын ошатам. «Пудовик» - эре томатлар бирә. «Мазарини» сорты бик кызыклы. «Апельсин» сортының җимешләре, исемендәгечә, сары төстә була. Консервлау өчен мин «Мадейра», «Самара», «Интуиция», бик тә баллы һәм эре булган «Пинк уникум» (F1) сортларын сайлыйм. «Фаворита» дигәнен табу авыррак, әмма эзләп карарга киңәш итәм, алар бик баллы һәм вак була, - дип сөйли бакчачы.

Кәбестәнең иртә өлгерә торганын март башында чәчәргә ашыгыгыз. Бакчачылар арасында аның «Июньский ранний», «Нахаленок» (F1) дигәне популяр. Аларны ачык грунтка май башында ук утыртасы була. Соң өлгереш­лесенең орлыкларын танышым 20 апрельләрдә турыдан-туры ачык грунтка чәчә. Соңыннан рассаданы иркенрәк итеп күчереп утыр­та.
Лилия апа F1 сортлының гибрид булуын, уңышы әйбәт чыгуын, әмма киләсе елга чәчүлек орлык итеп калдырырга ярамаганлыгын да әйтә. Аңардан нәрсә үсеп чыгасын һәм ничек үсәсен белеп булмый, ди.

- Февраль уртасында чәчәк орлык­ларын да утыртасы була. Петуниянең рамблин, ампельная опера, софистика, эксплорер, тайфун, джоконда дигән төрләре берәр метрга кадәр таралып үсә. Шуңа да аларны мин кашпога утыртырга киңәш итәм. Ачык җиргә утыртсаң да була, әмма бик күп урынны алачаклар. Лобелия, бальзамин, гвоздика, виола, сальвия, гелиотроп, примула орлыкларын да февральдә чәчәбез. Ачык грунтка май ахырларында чыгарып утыртабыз. Бу вакытка алар инде чәчәк атарга җыенган була, - ди ул.

Орлыкны утыртыр алдыннан йогышсызландырырга, эшкәртергә, чыныктырырга кирәк. Кайбер орлыклар сатуга эшкәртелеп чыга, моны аларның төсеннән аерырга мөмкин. Мондый орлыклар, гадәттә, яшел яки алсу төстә була. Эшкәртелмәгәннәрен «Циркон», «Эпин», «Фитоспорин» дигән препаратларга салып торалар. Кайберәүләр аның урынына марганцовка эремәсендә тотарга да ярый дип белә, аның белән йогышсызландырабыз гына икән. Орлык чәчәсе туфракны кайнар суга салынган марганцовка эремәсе белән эшкәртәбез. Халык чараларыннан алоэ согы популяр. Аның яфрагын алып, буйга таба ярабыз да эченә орлыкларны тыгып торабыз. Хәзер кибеттә биостимуляторлар күп, алай мәшәкатьләнеп тормасаң да була. Чыныктыру өчен тәлинкәгә чылатырга куелган орлыкны суыткычта яки тәрәзә төбендә үргәнче тотарга кирәк.

Көн кыска булганга, орлык чәчелгән тартмачыклар янына өстәмә яктырткыч куярга кирәк, ул аңардан 15 см өстәрәк торсын.
- Өч көн дәвамында лампаны бертуктаусыз яндырып торыгыз. Аннары инде кичкә таба гына кабызыгыз, - ди бакчачы.

Февраль аенда көздән саклауга куйган георгин, гладиолус бүлбеләрен карарга онытмагыз. Аларның чери башлаган урыннарын кисеп алып, марганцовка эремәсе белән эшкәртәбез, агач күмере белән ышкыйбыз.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading