16+

Бакчачылар яшелчә үсентеләрен чүпрә белән тукландыра

Күп кенә бакчачылар химик препаратлар урынына органик ашламалар куллану ягында.

Бакчачылар яшелчә үсентеләрен чүпрә белән тукландыра

Күп кенә бакчачылар химик препаратлар урынына органик ашламалар куллану ягында.

Химик матдәләр уңышны бирүне арттырса да, алар ярдәмендә тукландырган яшелчәләр, иртәме-соңмы, безнең өстәлебезгә менеп утыра. Соңгы вакытта уңган бакчачылар яшелчә үсентеләрен чүпрә белән тукландыра башлаган.

Чүпрәдән ясалган эретмә аеруча помидор өчен файдалы икән. Аны кулланганнан соң томат ботаклары нык, яфраклары сусыл була ди.

Эретмәне ике мәртәбә, беренче тапкыр үсенте формасында булганда, икенче тапкыр ачык грунтка чыгарып утырткач - июньдә сибәргә кирәк. Әйтүләренчә, чүпрә эремәсендәге тере микроорганизмнар томат тамырына үтеп кереп, туфрактагы химик элементлар белән реакциягә керә һәм үсенте тамыры кислород белән туклана.

Тамыр системасы ныгый башлагач, үсенте дә тиз үсеп китә. Чүпрә эремәсе әзерләү өчен бер килограмм чүпрәгә биш литр җылы су кирәк була. Катнашманы бер тәүлек тоткач, ярты литр эремәгә ун литр җылы су салына. Нәтиҗәдә, ун чиләк эремә барлыкка килә. Һәр помидор төбенә ярты литр су сибәбез. Эремәне сибәр алдыннан туфрак җылынган һәм аз гына дымлы булырга тиеш.

Әлеге юл белән тукландырганнан соң, өч көннән нәтиҗәсе дә күренә башлый.

Фото syl.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading