16+

Бакчагыз кышка әзерме?

Уңышны җыеп алуга, бакчачының эше беткән, кырын ятып йокы симертер вакыты җиткән, дип уйлаучылар бик нык ялгыша. Әгәр көзен бакчаны тиешенчә әзерләп калдырмасак, киләсе елда мул уңышка исәп тотып булмый.

Бакчагыз кышка әзерме?

Уңышны җыеп алуга, бакчачының эше беткән, кырын ятып йокы симертер вакыты җиткән, дип уйлаучылар бик нык ялгыша. Әгәр көзен бакчаны тиешенчә әзерләп калдырмасак, киләсе елда мул уңышка исәп тотып булмый.

Октябрьдә түтәлләрдән иң соңгы яшелчәләр: дайкон, ачы торма, сельдерей, тамыр петрушка, порей суганы, ак һәм зәңгәр башлы кышкы сортлы кәбестәләрне җыеп алып, сабакларын кисеп, киптереп, базга кертеп урнаштырабыз. 

Бәрәңгеләрне таратып киптереп, соңгы кабат черекләрдән аралап, җилләтеп, базга төшерәбез. Дәлия һәм гладиолус бүлбеләрен казып алып, яхшылап киптереп, коры суган кабыклары яки сарымсак сабаклары, яисә пычкы чүбе яки мүк белән аралаштырып, картон тартмаларга яисә агач әрҗәләргә салып, базга саклауга куябыз. 

Көздән утыртып калдырылган сарымсак, вак суган түтәлләребездәге суганчалар өшемәсен өчен хәстәрен күрергә дә онытмыйк. Ай ахырында түтәл өсләренә кипкән яфраклар, торф, черемә яки пычкы чүбе сибеп, мүлчәләп, кар тотарга чыбык-чабыклар салып калдырабыз. 

Бакча җиләге түтәленә “Осеннее удобрение” (ул нигездә суперфосфат һәм калийдан, микроэлементлардан тора), көл, 3-4 см калынлыкта черемә яки компост сибеп җибәрсәк, ул кышны исән-имин чыгар. Шәхсән үзем җиләклек өстенә алдан киптереп әзерләп куйган топинамбур, борыч, баклажан сабаклары таратып чыгам. Шөкер, моңарчы кышы суык булган елларда да җиләгемнең өшегәне булмады. 

Бушап калган түтәлләрне бакча сәнәге белән әйләндереп казып, корткычлары катып үлсен, язгы сулар шәп сеңсен өчен, кантарларын ватмыйча калдырабыз. Әгәр туфрагыгыз ачы булса, казыганчы җиргә акбур, известь, доломит оны кертергә онытмагыз.

Бакчадагы барлык чүп-чар, кура җиләгенең җимеш биргән карт ботаклары кисеп алып яндырыла. Кура җиләгенең яшь үсентеләрен мөмкин кадәр җиргә якынрак итеп бөгеп, кара-каршы китереп яки рәт буенча бер якка авыштырып бәйләп калдырабыз. Бу гамәлебез киләсе җәйдә уңыш бирәсе җиләк бөреләре өшемәсен өчен зарури.

Җиләклекне ничаклы ашласаң, уңышың шулчаклы булыр, ди тәҗрибәле бакчачылар. Яртылаш черегән тирес яки компост таратып, җиләк үсентеләре араларын сак кына казып чыкканда берничә куянның койрыгын берьюлы тотабыз: куак төбенә кереп яшеренгән корткычларның личинкалары һәлак була, җир көпшәкләнә, су, һава әйбәт йөри, тамырлар иркен сулыш ала, җылына, көзге яңгырларда, кар суларында эрегән туклыклы матдәләр туфракка сеңә. Тирес керткән вакытта көл, суперфосфат сибеп калдыру да отышлы. Шәхсән үзем “Для ягодных культур” дигән грануллы ашлама таратып калдыру ягында. Ул туфракта акрынлап эри торган системалы ашлама санала.

Танылган бакчачы, галим Франс Хәлилов: “Нитроаммофоска белән нитрофоска җиләк-җимеш бакчасын ашлау өчен бик кулай ашламалар. Аларны көзен бакча казыганда теләсә кайсы культурага кертергә ярый. Нитроаммофосканы 1 квадрат метрга 50-60 грамм кертәбез. Уңыш бирүче алмагачка  – 300-400 грамм, чиягә – 120-150, карлыган һәм крыжовникка – 80-100, 1 рәт кура җиләгенең 1 метрына –40-50, бакча җиләгенә – 25-30 грамм кертергә кирәк. Нитрофоска кулланганда доза 1,5 мәртәбә арттырыла”, – дип яза. Бу очракта галим фикеренә колак салу хәерле, дип саныйм.

Агачлардан коелган яфракларны нишләтергә, дигән урынлы сорау туа. Кемдер җыеп яндырып, көлен бакчага сибә, кайберәүләр компост чокырына яки капчыкларга тутырып, черетергә куя. Җылы түтәлләр ясаганда куллану да отышлы. Гөмбәчекләр белән чирләгән яфракларны яндыру яки тирән итеп күмеп, өсләренә известь сибеп зарасызландыру отышлы. Яфрагы коелгач, алмагачларны 3%лы бордос сыекчасы белән баштанаяк коендырмыйча булмас. Ә чирләмәгәннәрен профилактика йөзеннән 1%лы эремә белән эшкәртергә туры киләчәк. Яз көне бу эшләрне кабаттан башкарасы булыр. 

Барлык куакчыкларны, агачларны күздән кичереп, сынган, корыган, эчкә таба карап үскән, зәгыйфь, чирле ботакларын кисеп алып яндыру хәерле гамәл. Куакларны орчык кебек итеп җыеп бәйләп калдырсак, кар астында аларның ботаклары каерылып сынмас. Яшь агачларның кәүсәләрен капчык материалына, тольгә яки махсус челтәргә, камышка, ылыслы агач ботагына төреп бәйләп калдырсак, аларны куяннар, тычканнар кимермәс. 

Бакчадагы барлык агачларның кәүсәләрен, скелет ботакларын сүндерелгән известь, акшар эремәсе яки кибеттә сатылучы “Бакча буявы”белән нәкъ менә кышка керер алдыннан агартып калдыру мөһим. Моның алдыннан аларны ябышып үскән мүкләрдән, купшынган, үле кайры калдыкларыннан чистартып, ярылган урыннарын бакча балавызы яки яңа сыер тизәге һәм бакыр купоросы катыш кызыл балчык белән сылап кую кирәк.

Бу март аенда көндезге һәм төнге температура аермасы бик зур булганда, агачларның кайрысы чатнап ярылмасын, көчле яз кояшы астында кәүсәнең камбий катламы пешмәсен өчен үткәрелүче бик кирәкле гамәл. Кышка әзерлек җәһәтеннән, күпьеллык чәчәкләрнең сабаклары кыскартып киселә, төпләре йомшартыла, махсус ашлама кертеп, күп итеп су сибелә, черемә, корыган яфраклар өеп калдырыла.Розаларны кышка этаплап әзерлибез. 4-5 градуслы салкыннар төшмичә, аларны тулысынча томаларга ярамый, юкса, сабаклары пешегеп, гөмбәләп, үсентеләр эштән чыгачак. 

Теплицаларда күкерт шашкасы яндырып, берничә көн ишек- тәрәзәләрен ябып торгач, корылманы әйбәтләп юып, киптереп калдырабыз.

Хәмидә Гарипова,
Казан.


 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading