Яз көне бакчада вакыт җитмәүдән интегәбез, таңнан төнгә чаклы көпчәк эчендәге тиен кебек бөтерелсәк тә, кыска гына вакыт аралыгында башкарылырга тиешле эшләрне очлап чыгар хәл юк.
Эшебезне җиңеләйтүнең бик отышлы ысулы – суган белән сарымсакны гына түгел, яшел тәмләткечләрнең, тамыразыкларның, чәчәкләрнең бер өлешен кара көзгә аяк басканда чәчеп калдырудан гыйбарәт. Шунысы кызыклы: кышка каршы чәчеп үстерелгән культуралар, салкында табигый чыныгулары сәбәпле, чирләргә, корткычларга әлләни бирешми, иртә өлгереп, апрель азагы – май башында ук табыныбызны витаминлы ризыкка баета.
Без яшәгән зонада кышка каршы чәчүне ноябрьнең уннары тирәсендә, җир өсте беркадәр каткач, туфракның температурасы 2-3 градус булган вакытта башкару отышлы. Түтәлләрне җир туңдырганчы бер көрәк тирәнлегендә казып, черемә, көл, суперфосфат белән ашлап, тыгыз балчыксыз туфракка торф, ком кертеп, буразначыкларны 3-4 см тирәнлектә сызып куябыз. Туфракны көзге яңгырлар юмасын, орлык чәчеләсе җир чыланмасын өчен, өстен пленка яки рубероид белән каплап тору зарури. Орлык чәчелгән буразначыкларны күмдерәсе туфрак өшемәскә тиеш, шунлыктан аны чәчүгә чаклы коры, җылы урынга (бакча өенә яки мунча чоланына ) кертеп торабыз.
Бер нәрсәне истән чыгармыйк: орлык һәм бүлбеләрнең теләсә кайсы сорты кыш чыгарга сәләтле түгел. Селекционерлар безне кайгыртып, салкынга чыдамлыларын уйлап тапканга сөенәбез. Суган чемчегенең бик вагы язгача саклауга яраксыз, ул кибеп юкка чыга, ә кышка каршы утыртып калдыру өчен менә дигән! Диаметры 0,5-1,5 сантиметрлы чемчекләрне, рәт арасын 20-25, үсемлек арасын 7-10 см калдырып утыртканда, апрельдә үк яшел кыяк ашый башлыйбыз, июньгә керүгә эре башлары өлгерә. Иң мөһиме – ул суган чебененә, муентык череге чиренә бирешми, тәме татлырак була.
Аны узган җәйдә кишер, ташкабак, кыяр, кабак, чөгендер үскән түтәлгә утырту мул уңышка нигез сала. Безнең зонада суганның “Стригуновский”, “Бессоновский”, “Одиновец”, “Даниловский”, “Сибирьский скороспелый”, “Аванти”, “Элори”, “Августа” сортлары, “Ибис”, “Вольф”, “Эхо”, “Сибирь”, “Радар” кебек гибридлары әйбәт кышлый. Суган черемәсен, үскәндә ук җибәрмәсен өчен, чемчекләрне 20 минут дәвамында марганцовка эремәсендә зарарсызландырып, 1 минутка кайнар суга тыгып чыгарырга яки микроволновкада җылытып алырга кирәк. Иң мөһиме – утырту алдыннан чемчекләрне коп-коры булганчы киптерәбез.
Чөгендернең “Подзимняя-А474”, “Египетская плоская”, “Холодостойкая”, “Бордо-234” сортлары, кишернең “Нантская-4”, “НИИОХ-336”, “Витаминная-6”, редисның “Заря”, “Жара”, “Розовая с белым кончиком” сортларын ачык грунтка көздән чәчеп калдыру отышлы. Уңышы – мулдан, өлгереше гадәттәгедән күпкә иртәрәк булуы белән сөендерәчәкләр. Кышка каршы петрушка, салат, кориандр, кузгалак, шпинат, пастернак, укроп чәчеп калдырсак оттырмабыз. Бу озак тишелүчән яшел тәмләткечләрнең орлыклары туфракта бүртер, әмма вакытсыз тишелмәсләр, иртә язда кар суларына туенып, шаулап үсәрләр, кышын талчыккан тәнебезгә язын егәр өстәрләр. Нәркис, лаләләрне көздән утырту табигый саналса да, күпләр кашкарыйларны, дельфиниум, арыслан тамагы, төрек канәфере, ашшольция, күкчәчәк, матиоланы шулай ук кышка каршы чәчеп калдырып булуын белмидер, күрәсең. Тәрәзә төбендә рассадасын үстереп иза чигәләр. Дару үләннәреннән меңъяфрак, даруханә ромашкасы, любисток, тырнак гөл, девясил, бөтнек, мелисса, шалфей, валериананы шулай ук көздән чәчеп үстереп була.
Сидератлардан арыш, гәрчич, солы, рапсны көздән чәчеп калдырсак, алар иртә язда тишелеп, төп культуралар утыртыласы туфракны гумуска баетачак, зарарсызландырачак, шуның өстенә бер дигән туклыклы яшел ашлама өлгертәчәкбез. Нәрсә генә чәчсәк тә, төп кагыйдәләрне онытмыйк. Түтәлләрне су җыелып тормаган, кояш төшә торган урында ясыйбыз. Орлыклар 1,5 мәртәбә күбрәк алына, утырту материалы һәм буразначыкка салынасы туфрак коры булырга тиеш. Түтәлләрнең өстенә калын итеп коры яфрак, чыбык-чабык түшәлә. Кар эрүгә, “юрганны” җыеп алып, яндырабыз. Үсемлекләргә азотлы-фосфорлы ашлама, утын көле кертәбез, тавык тизәген, сыер тиресен ачытып сибәбез.
Хәмидә ГАРИПОВА.
Казан.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Комментарийлар