16+

Бал сайлыйбыз

Умартачылар хәйләсенә төшенеп карыйк

Бал сайлыйбыз

Умартачылар хәйләсенә төшенеп карыйк

Төсе

Һәр товарны кеше иң элек күзе белән сайлый, ләкин төсенә карап кына балга бәя биреп булмый. Балның төсе нинди чәчәктән, агачтан җыелганга карап үзгәрә. Шулай да яңа бал кояшка куеп караганда янтарь кебек янып тора икән, аның сыйфаты ышаныч тудырырга тиеш.

Тәме

Әйе, балны нәкъ менә тәмләп карарга кирәк. Ул сезгә ошый икән, нигә алмаска? Яхшы бал авызны азрак чеметә, диләр, моның өчен ким дигәндә бер бал кашыгы бал кабыгыз һәм аз гына сабыр итеп тәмләп торыгыз. Шуннан соң телегездә нидер тоясыз икән, димәк, балда актив матдәләр җитәрлек дәрәҗәдә. Бал тәме авызда 40 минут саклана. Берничә сортны бер-бер артлы кабып карагач, авызда тәмнәр «кушылмасы» барлыкка килә, беренчесе тәмлерәк булган кебек тоела, монысын да онытмас­ка кирәк. Сүз уңаеннан, бал тат­лы булырга тиеш, дип уйлауның дөрес фикер түгеллеген искәртеп үтик. Чын бал – әчкелтем татлы. Гадәттә, ялган балның тәме тешләрне камаштырырлык дәрәҗәдә тат­лы-баллы була.

Исе

Күп кенә чыганакларда, балның исен берничек тә ясалма итеп булмый, дип язалар. Бу очракта да артык кискен нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз, безнең Татарстанда җыелган бал бик исле булмаска да мөмкин. Җылыдан ачылып китеп хуш ис таратып үскән чәчәкләрдән җыйган бал гына хуш исле була. Безнең якларда исә җәй көне дә җылы һава бик кыска вакытлы гына була, шуңа күрә бал хуш исле булмас­ка да мөмкин. Хуш исе килеп тора икән, әлбәттә, бу балга өстенлек бирергә була.

Утырганмы, юкмы?

Бал сатып алучыларны иң нык борчыган сорауларның берсе – бал утырырга тиешме, юкмы? Әгәр дә балның составында су күп икән, ул, әлбәттә, сые­г­рак була. Моны белү өчен бер тамчы балны газетага тамызып карагыз, ул юеш урын калдырмас­ка тиеш. Шунда ук химик карандаш тидерергә дә мөмкин, су күп булса, карандаш буяла. Судан соң балның составындагы иң күп элементлар – глюкоза һәм фруктоза. Алар гадәттә бер чама булалар, әгәр инде фруктоза күп икән, бал тиз генә куермас­ка мөмкин. Глюкоза артыграк булса, бал кристаллаша башлый. Балны кашык белән күтәреп агызып карагыз, ул өзелми генә зигзаг ясап агырга һәм өслеккә төшеп, таучык ясап, бераз торырга тиеш. «Дөрес» бал катламнарга аерылмыйча, бердәй катнашма хәлендә була, әгәр бал ачык аерылып тора торган ике өлешкә бүленә икән, димәк, сыйфатсыз.

Умартачылар хәйләсенә дә төшенеп карыйк. Балга шикәр комы салынганны өй шартларында ачыклар өчен бал эремәсенә ляпис (кристалл сыман төссез порошок, медицинада микробларга каршы чара буларак кулланыла) өстибез. Савыт төбендә ак утырма хасил булса, балга шикәр комы өстәлгән дигән сүз. Кристалланып торсын өчен, балга он һәм крахмал салалар. Мондый балны өй шартларында тикшерү өчен йод тамызып карарга мөмкин: составында он һәм крахмал булса, бал зәңгәрләнә.


Чәчәк балы, юкә балы, Нурия балы...

Куерту өчен балга желатин, акбур өстәү очраклары бар. Моны ачыклау өчен уксус эссенциясе тамызыгыз, ялган бал чыжылдаячак.

Матурлык өчен

Мунчада тәнегезне бал һәм тоз кушылмасы белән ышкыгыз, менә дигән табигый скраб. Ә инде балга вакланган кофе кушасыз икән, битне дә, гәүдәне дә чистартыр­га була. Тәнгә тәмле кофе исе дә сеңеп кала. Шулай ук кан әйләнешен яхшырта, тәннең табигый матурлыгын арттыра.
Чәч ялтырасын өчен, суга бал белән лайм согы салыгыз. Балга солы ярмасы кушып, биткә маска ясарга да була. Миндаль дә кушсагыз, менә дигән скраб буларак та кулланырга мөмкин. Алма согы белән балны болгатып, 15 минутка биткә сөртү бит тиресен йомшартыр, тиресен шома итәр, ныгытыр.

Төп фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading