16+

Бала кайчан ялганлый?

Бала ни өчен алдашыр­га мәҗбүр? Моның сәбәп­ләре төрле булырга мөмкин. Мәсәлән:

Бала кайчан ялганлый?

Бала ни өчен алдашыр­га мәҗбүр? Моның сәбәп­ләре төрле булырга мөмкин. Мәсәлән:



зурларның җәзасыннан шүрли;

түбәнсетүдән курка;

кешеләр алдында үзен дә­рә­җәле, кулыннан бар эш тә килә торган шәхес итеп күрсәтәсе килә;

ояттан, гарьлектән кача;

шәхси тормышына зыян китермәсеннәр өчен дә алдашыр­га мөмкин.



Мондый ялганнарның күбесе бала күңелендә кечкенә чагында ук формалаша. Өч яшьлек сабыйның «төп башына утыртып куярлык» итеп алдашуын белгәч, без башта аңа «Вәт үткен бала!» дип сокланабыз. Безнең сөенеп көлүебезгә, билгеле, ул да шатлана. Ә без бала күңеленә нинди нигез салганыбызны башыбызга да китермибез. Әле баксаң, ялганлый башлауга беренче адымында үзебез үк сәбәпче булып чыгабыз.

Ата-анага психолог киңәше

Балагызның ялганлавын сизгәч тә, аның белән күзгә-күз карап сөйләшеп, бу мәсьәләне хәл итәргә тырышыгыз. Моның өчен бер-берегезне игътибар белән тыңлагыз. Баланың бу турыда ничек фикер йөртүе белән кызыксыныгыз. Кече яшьтән үк аңа алдашуга карата тискәре карашыгызны сеңдереп килегез. Алдакчыларның ышанычсыз кеше икәнлеген, андый кешегә шикләнеп караячакларын аңлатыгыз.

Дөрес сөйлиме-юкмы икәнлеген ачыкларга тырышып, аңа сораулар бирмәгез. Әгәр дә дәрес калдыруын белгән килеш, «Бүген дәресләр ничек үтте?» дигән сорауга ул, әлбәттә, алдашып җавап бирәчәк. Иң әйбәте: «Бүген сыйныф җитәкчесе шалтыратып, синең дәрескә килмәвеңнең сәбәбе белән кызыксынды. Миңа бик оят иде», - дию белән чикләнергә кирәк. Сораулар биреп җәфаламыйча, күңелегездәге яхшы теләкләрне ешрак кабатлагыз, мисаллар китереп, аның башын катырмасагыз, күп уңышларга ирешерсез.
Шуны да уйлап карыйк, бәлки без балаларыбыздан күпне таләп итәбездер, аларга үзаңлы булырга юл куймыйбыз­дыр? Алар үсә, ә без һаман үзгәрмибез, аларга ышанмыйбыз, һәр адымнары өчен борчылып, мөстәкыйльлеккә киртә куябыз.

Дөресен әйттерергә теләп, кайбер ата-ана физик көч куллана. Нинди дәрәҗәдә гаепле булуы белән кызыксынып та тормый, балага каты җәза бирә. Билгеле табиб Бенджамин Спок үзенең «Бала һәм аны тәрбия­ләү» китабында «Физик җәза балада мондый уй тудыра: «Кем зуррак һәм көчлерәк, ул һәрвакыт үз максатына ирешә, хәтта дөреслек аның ягында булмаса да» дип язган. Шуның өчен, җәза бирүдән сак булыгыз! Ул курку тудыра. Ә бу, үз чиратында, тагын да ялганларга мөмкинлекләр ача. Җәза гаеп­нең нинди булуыннан чыгып бирелергә тиеш. Үзегезгә карата балада ышаныч югалтмагыз. Әгәр дә хөрмәт, ихтирам яулагансыз икән, балагыз сезне бервакытта да алдамас.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading