16+

Балаларны Яңа ел тамашаларына алып барырга кирәкме?

Балаларны Яңа ел тамашаларына алып барырга кирәк, дип саный психолог Полина Васина. Бу алар өчен бер терапия кебек, ди белгеч.

Балаларны Яңа ел тамашаларына алып барырга кирәкме?

Балаларны Яңа ел тамашаларына алып барырга кирәк, дип саный психолог Полина Васина. Бу алар өчен бер терапия кебек, ди белгеч.

“Яңа ел тамашаларына йөрү балада яңа хис-тойгылар гына тудырып калмый, көндәлек мәшәкатьләрдән, уку, бакчага йөрү кебек процесслардан игътибарын башкага юнәлтергә дә ярдәм итә. Барыбыз да яхшы белә: кайвакыт хәтта балага да баш миен ял иттерергә кирәк”, - ди Полина Васина. 

Көз айларында балалар еш авырый. Бу аларның социаль тормышында да чагылыш таба. Бала озак вакыт өйдә утырган икән, аның өчен бәйрәмгә бару яңалык кебек кабул ителәчәк. 

Әгәр дә бала хәлсезлек тоя, киләсе бәйрәмне көтми икән, аның белән кечкенә генә бәйрәм ясагыз. Урамда бергә йөреп керегез. 
Кеше белән аралашу авыр бирелә торган балалар өчен бәйрәм чаралары стресс булырга да да мөмкин. Шуңа да аңа бу эштә ярдәм итәргә, балага аралашу җайлы булсын өчен шартлар тудырырга тырышырга кирәк. 

Бала мәктәптә нинди билге алуына да карамастан, аны сүкмәгез. Баланың кәефе төшмәсен. 
Яңа ел тамашаларына бергәләп йөрү гаилә традициясенә әйләнергә мөмкин. Бәйрәмнән соң бергә өйдә җыелып, фикер алышырга, сөйләшергә мөмкин. Бу гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен нигез булырга мөмкин, ди психолог. 

Ни генә булмасын, бәйрәм чараларына балалар гына түгел, өлкәннәр дә йөрергә, көндәлек мәшәкатьләрдән бераз арынып, хәл алырга кирәк, дип киңәш итә белгеч. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading