16+

Баланың иммунитеты күтәрелсен өчен истә тотарга кирәкле 7 КИҢӘШ

Баланың иммунитеты яхшырсын өчен аңа нәрсә эшләргә кирәк?

Баланың иммунитеты күтәрелсен өчен истә тотарга кирәкле 7 КИҢӘШ

Баланың иммунитеты яхшырсын өчен аңа нәрсә эшләргә кирәк?

- гөлҗимеш төнәтмәсе эчерегез. Әмма шуны истә тотарга кирәк: С витаминына бай эчемлек организмнан калийны чыгара, шуңа да аны эчерткәннән соң, балага йөзем, күрәгә, банан ашатыгыз. Төнәтмә ясау өчен, киптерелгән ике аш кашыгы гөлҗимеш өстенә бер литр кайнар су агызып, төнгә термоста калдырабыз. Ике-өч атна эчерткәннән соң, бер ай тәнәфес ясыйсыз.
- шикәрне балга алыштырыгыз. Балга аллергиясе булмаганнарга гына кагыла бу. Бал кушып ясалган әлеге рецептны кулланырга киңәш итәбез. 200 грамм күрәгә, 200 грамм йөзем, 200 грамм әстерхан чикләвеге, 200 грамм кара җимеш һәм бер лимонны иттарткыч аша чыгарасыз да өч аш кашыгы бал кушасыз. Иртән берәр чәй кашыгы ашатасыз.
- салат һәм ашка сарымсак салыгыз.
- кишер ашатыгыз. Кишер каротинга бай, ул канны чистарта, организмнан токсиннарны чыгара, матдәләр алмашын яхшырта. Кишерне бигрәк тә яшел алма белән ашарга кирәк. Каротин яхшырак үзләштерелсен өчен, кишерне каймак белән ашагыз.
- атнага ике тапкыр кызыл балык ашатыгыз. Балык баш мие эшчәнлеген, кан тамырларын, нерв тукымасын ныгыта. Ике яшькә кадәрге балаларга балык ашатудан тыелып торыгыз, югыйсә ашкайнату белән проблемалар туарга мөмкин.
- атнага ике тапкыр 20-30 грамм чикләвек ашатыгыз. Әмма аны биш яшьтән олырак балаларга гына бирергә ярый.
- салатка зәйтүн мае салыгыз. Зәйтүн мае эчәклек тышчасын ныгыта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading