16+

Балык сайлау серләре

Балыкны вакытында сатмасаң, ул бик тиз сыйфатын югалта, ә кибетчеләр, күп дигәндә, 10 процент товарны гына исәптән чыгара алалар.

Балык сайлау серләре

Балыкны вакытында сатмасаң, ул бик тиз сыйфатын югалта, ә кибетчеләр, күп дигәндә, 10 процент товарны гына исәптән чыгара алалар.

Шуңа күрә дә хәйләсез дөнья - файдасыз, ди алар. Балык алганда алданмас өчен, озак еллар балык саткан бер ханымның киңәшләрен тәкъдим итәбез:

балыкны сатып алганда аңа ябыштырылган этикеткага гына ышанып бетмәгез, искесен кубарып, яңасын ябыштыру берни тормый;

балык филе яки кисәкләр белән сатылганда, очсыз балык кыйммәтле балык хисабыннан китәргә мөмкин. Балыкны танып белергә өйрәнегез яисә инде бөтен балык алырга тырышыгыз, ул вакытта алдану очрагы кими;

туңдырылган балык сатылмыйча калса, аны җебетеп суытылган итеп тәкъдим итәләр, инде дә сатылмаса, киредән туңдыралар һәм шулай берничә тапкыр кабатланыр­га мөмкин;

бозыла башлаган балыкның исен лимон согы һәм уксус ярдәмендә бетерәләр һәм лайласын алалар;

бозыла башлаган ­ балыкның саңаклары соры төскә керә башлый. Моны төзәтү өчен сыек марганцовка белән төсен үзгәртәләр;

бозыла башлаган балыкны күп итеп тәмләткечләр салып маринадлыйлар яки шашлык итеп пешереп саталар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading