16+

Банкаларны ничек стерильләштерергә: бездән берничә киңәш

Уңган хуҗабикәләр бүген кышка яшелчә, җиләк-җимешләр консервацияләү белән мәшгуль. Кемдер аны бер мәшәкатьсез тиз генә эшләп куя. Ә кемгәдер плитә янында бөтен көнен уздырырга туры килә.  

Уңган хуҗабикәләр бүген кышка яшелчә, җиләк-җимешләр консервацияләү белән мәшгуль. Кемдер аны бер мәшәкатьсез тиз генә эшләп куя. Ә кемгәдер плитә янында бөтен көнен уздырырга туры килә.  

Эш тиз һәм җайлы барсын өчен, бездән берничә киңәш:
Банкалар япканда иң озак һәм матавыклысы – аларны стерильләштерү. Бактерияләрне үтереп бетерәбез дип, бик озаклап кайнатабыз. Беркемнең дә, кышын базга төшкәч, аткан капкачларын җыеп йөрисе килми шул. Төрле зурлыктагы банкаларны стерильләштерүнең үз вакыты бар. Кечкенәләре пар өстендә 6-8 минут, 1-2 литрлылары – 10-15 минут, 3 литрлысы 0-25 минут торырга тиеш. Вакытка карап тормасагыз, банканың эчке ягындагы стеналарына күз салыгыз, эре су тамчылары күренсә, пар өстеннән алсагыз да була. Банканың авызын аска каратып, чиста коры сөлге өстенә тезеп куегыз. 

Банкаларны газ мичендә стерильләштерәсегез килсә, аны җылытылмаган рәшәткәгә куегыз. Банка авызы аска караса да, өскә караса да ярый. Капкачларны да куярга була. 100–110 °C температуралы мичтә 20 минут тотыгыз. Газны сүндергәч тә, берничә минут тотып алыгыз. 

Мультиварка яки пароваркада эшлисе булсагыз, су тутырыгыз дашунда капкачларны куегыз. Аннары махсус коршауны куеп, коры банкаларны аызларына ска каратып тезегез. “Парда пешерү” дигән режимны кабызыгыз. Су кайнап чыкканда банкалар да стерильләшкән булырга тиеш. 

Микродулкынлы мичтә стерильләштерергә уйласагыз, банка төбенә 1,5-2 см су салыгыз. Иң зур куәткә куеп, таймерны 3-5 минутка кабызыгыз. Су кайнарга тиеш һәм банкада эре тамчылар барлыкка килгәч, коры сөлге өстенә авызын аска каратып тезегез.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X