16+

Башың авыртса, су эч

Баш авыртудан даруларсыз гына котылып буламы? Әлбәттә, була.

Башың авыртса, су эч

Баш авыртудан даруларсыз гына котылып буламы? Әлбәттә, була.

Әйтик, салкын компресс куеп. Моның өчен боз түгел, ә тастымалга тө­релгән катырылган яшел­чә куярга кирәк. Яки булмаса салкын суга манылган гади тукыма да ярап тора. Салкын компрессны маңгайга яки чигә тирәсенә куегыз.
Чигә турыларына бөт­нектән ясалган эфир мае белән массаж да ясап карагыз. Киеренкелекне бетерер өчен муенга, җил­кәләргә дә массаж кирәк. Пакетлы бөтнек чәен кайнар суга тыгып торып, аз гына суынгач, күз кабагы өстенә куегыз. Шулай ун минут ятып торыгыз. Суга берничә тамчы лаванда мае тамызып, аякларны шуңа тыгып утыру да хәлне җиңеләйтә. Җылы су аякны җылыта, кан әйләнешен яхшырта. Ромашка яки розмарин, йә булмаса имбир чәе эчеп карагыз. Күпләр баш авыртканда каһвә эчә, дөрес, ул ярдәм итә, тик бер чынаяк эчкәндә генә. Күп итеп эчү киресенчә баш авыртуга сәбәп булырга мөмкин. Каһвә урынына ике стакан су эчеп карагыз. Ышанасызмы, юкмы, су баш сызлауны бетерә ала. Чөнки баш авырту организм сусызланудан да булырга мөмкин. Шуңа спорт белән шөгыльләнгәндә яки эссе көндә суны күп эчәргә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading