Гөлназ Гайнуллинадан чәк-чәк пешерү РЕЦЕПТЫ
Камыр өчен 6 йомырка, 1 чәй кашыгы сода, он кирәк.
Камырны басканнан соң, токмач җәйгән кебек җәясең дә ваграк итеп токмач кискән кебек кисәсең. Аннары «токмачларны» кайнап торган майда пешерәсең. Ярты литр бал, ярты литр шикәр комын кайнатасың. Аннары шул катнашманы «токмачлар» өстенә саласың. Шуннан соң, тиз-тиз генә, чәк-чәкне формага китерәсең. Кул ябышмасын өчен, суга манып алырга кирәк. Бер сәгать дигәндә, чәк-чәк ката.
Комментарийлар