16+

Бик тәмле итеп тавык кыздыру ЫСУЛЫ

Тавыкның түш итен телемнәргә кискәләп, тоз, борыч сибеп тәпәләп алдым.

Бик тәмле итеп тавык кыздыру ЫСУЛЫ

Тавыкның түш итен телемнәргә кискәләп, тоз, борыч сибеп тәпәләп алдым.

Алдан ясап куелган соусның яртысы белән уып, 20-30 минут тоттым.
Аннан ит кисәкләрен фольга куелган табага тездем. Ит өстенә алдан кыздырып куелган суган, кишер, гөмбә катнашмасын салып чыктым. Алар өстенә помидор кисәкләре куеп, 40-50 минут чамасы 200 градуслы мичтә пешердем.

Ит кисәкләре арасына буш урыннарга ташкабак телемнәре тезеп чыктым. Пешкәч, ит өстенә уылган сыр сибеп, 2 минутка мичкә куеп алдым.

Табынга биргәндә, пешкән ит өстенә калган соусны салып чыктым.
Соус ясау: кибет каймагына тәменчә тоз, әз генә горчица, уылган сарымсак, кашык очында бал, лимон суы, туралган укроп, петрушка, кинза (кайсысы бар, әмма кинза белән аеруча тәмле чыга), вак итеп туралган помидор кисәкләре салып болгаттым.

Айзилә Рәхмәтуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading