Шәһри Казан

Бәрәңге боламыгыннан көймәләр ясау ЫСУЛЫ

Бәрәңге боламыгына 1 йомырка, 2-3 аш кашыгы он кушып болгатабыз. Боламык сыек булмаска тиеш.

Реклама

Уртача зурлыктагы 1 суганны вак итеп турап кыздырабыз, шуңа әзер фарш, 2 тырнак сарымсак салып, әзер булганчы пешереп алабыз.
Майланган табага бәрәңге боламыгыннан көймәләр эшлибез (мин кондитер капчыгына салып эшләдем), өстенә фарш салабыз, вак угычтан каты сыр уып салып, 20 минут кызган газ мичендә пешереп алабыз.

Лариса Шәвәлиева, Әтнә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: