16+

Бөтнекле чәй эчеп файдасын күрегез

Бөтнек бер үк вакытта тәмләткеч тә, дару үләне дә булып санала.

Бөтнекле чәй эчеп файдасын күрегез

Бөтнек бер үк вакытта тәмләткеч тә, дару үләне дә булып санала.

Аны салатлар ясаганда да, десертлар әзерләгәндә дә кулланалар. Шуның өстенә ул сәламәтлекне дә ныгыта. 

Бөтнекнең яфракларына урнашкан ментол тынычландыру һәм авыртуны басу үзлегенә ия.

Халык табиблары аңардан бөтнекле май, теш порошогы һәм төнәтмәләр әзерләгән. Ул шулай ук халык медицинасында йокысызлыктан, стресслардан һәм невроздан дәвалау өчен кулланылган.

Нәтиҗәсе көчлерәк булсын дисәгез, карават башына яңа өзелгән бөтнек куегыз яки киптерелгәненнән мендәрчекләр ясагыз. Ментолдан әзерләнгән препаратлар йогышсызландыру максатыннан кулланыла.

Бөтнек мае яки төнәтмәсен озак төзәлә торган яраларга, бетчәләргә сөртергә мөмкин. Яфрагы һәм чәчәкләреннән кайнатылган чәй исә бронхит, трахеит, ангинадан дәваланырга булыша. Бөтнек бала көтә торган хатыннар өчен дә яхшы дус. Әмма аны аллергиядән, бронхиаль астмадан интегүчеләргә кулланырга һич ярамый.

Ашказаны кислоталыгы югары булганнар да аңардан читтә торсын. Бөтнекнең мае эфир майларына һәм флавоноидларга аеруча бай. Әмма аны яфракларыннан һәм чәчәкләреннән генә әзерләргә кирәк. Ун килограмм чималдан 200-300 грамм гына май чыгуын да әйтеп китик.

Чәй итеп кайнатканда бөтнекнең яңа өзелгәнен дә, киптерелгәнен дә кулланырга мөмкин. Аны чәчәк атканда җыеп киптерәләр. Бөтнекне өйдә тәрәзә төбендә дә үстереп була. Моның өчен тәбәнәк булып үсә торганнарын гына сайлагыз. Бөдрәләнеп үсә торганы аның күбрәк декоратив максаттан үстерелә. Борыч бөтнеге эфир майларына бай булуы белән аерыла. Чәчәк атканда ул ментол исе чыгара. Бүлмәдә үсә торган бөтнек, дөрес итеп тәрбияләгәндә, җиде-сигез елга кадәр үсә ала.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading