Шәһри Казан

Буын авыруларыннан сары мәтрүшкә белән дәфнә яфрагы булыша

Язын һәм көзен күпләрнең буын авырулары кузгала.

Мондый вакытта түбәндәге рецепт яр­дәм итә: 1 аш кашыгы киптерелгән сары ­мәтрүшкәгә 1 стакан кайнар су ­салып тө­нәтәбез. 15-20 минут тоткач, шуңа тукыма кисәген манып алып, авырткан урынга куеп торабыз. Өстенә пакет ябып, җылы итеп төреп куябыз. Бер сәгатьтән компрессны алабыз.

Реклама

1 аш кашыгы кипкән дәфнә яфрагына бер стакан теләсә нинди үсемлек мае салып, 30 минут «су мунчасы»нда тотабыз. Аннары сөзеп алып, авырт­кан урынга сөртәбез.

фото - pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 14 май 2019 - 17:27
    Без имени
    Алланын рэхмэте яусын. 🙏🙏🙏