16+

Чабыныр алдыннан, коенып ал

Яңа ел алдыннан мунча керү гадәте бар. Күпләр өчен бу юынып чыгу гына түгел, күңел ачу, күптән күрешмәгән дуслар, туганнар белән гапләшеп утыру өчен дә бер сәбәп.

Чабыныр алдыннан, коенып ал

Яңа ел алдыннан мунча керү гадәте бар. Күпләр өчен бу юынып чыгу гына түгел, күңел ачу, күптән күрешмәгән дуслар, туганнар белән гапләшеп утыру өчен дә бер сәбәп.

Озаклап мунча кергәндә сәламәтлеккә зыяны булмасын өчен табиблар кайбер кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә.
Яңа елда мунчаны керүчеләргә 10 киңәш:

1. Организм югары температурага күнекмәгән икән, каты чабынырга, карда аунарга, салкын бассейнда коенырга да ярамый. Кешенең хәле начарлануы бар. Башкаларга ияреп, кызыгып ләүкәүдә озак утырмагыз.
2. Күпләр чабынгач хәл ала да, кабат эссегә кереп китә. Хәл алганда тире суынып өлгерә, парланганда чыккан барлык әшәке матдәләр кире тәнгә керә. Шуңа да чабынгач коенып алырга, сөртенергә кирәк. Аннары кабат чабынырга киңәш ителә.
3.Хатын-кызлар мунчада кремнар, төрле майлар сөртергә ярата. Бу эшләрне парланганчы эшләргә ярамый.
4. Мунчага барганчы 1-2 сәгать алдан ашау хәерлерәк.
5. Мунчада спиртлы эчемлекләр, сыра эчү йөрәк-кан әйләнеше системасына зыян китерергә мөмкин, иң яхшысы эсседә морс, су, үлән чәйләре эчү.
6. Ләүкәдә чабынганда башлык кияргә кирәк.
7. Мунчаның файдасы күп булса да, йөрәк -кан тамырлары, гинекология буенча авырулары булган кешеләргә кайнар мунча ярамый. Шулай ук яман шешләр вакытында чабынырга киңәш ителми.
8. Мунчага керү белән ташка су сипмәгез, башта эссегә күнегергә кирәк.
9. Мунчада борын белән суларга тырышыгыз. Парланырга уйлагансыз икән, ләүкәдә ятып тору яхшырак.
10. Мунчадан соң авыр физик эшләр эшләмәсәгез, салкында йөрмәсәгез хәерлерәк, иң яхшысы – ял итү, тәмләп чәй эчү, шәп кәеф белән Яңа елны каршылау.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading