16+

Чаңгы тотып кулга...

Кышын россиялеләр, саф һавада йөрүгә, чаңгы-чана шууга караганда, телевизор каршында диванда аунауны артыграк күрә. Халыктан ничек ял итүләре турында кызыксынып күптән түгел уздырган сораштыруда шул билгеле булган.

Чаңгы тотып кулга...

Кышын россиялеләр, саф һавада йөрүгә, чаңгы-чана шууга караганда, телевизор каршында диванда аунауны артыграк күрә. Халыктан ничек ял итүләре турында кызыксынып күптән түгел уздырган сораштыруда шул билгеле булган.

Кышкы спорт төрләре ул ялны күңелле уздыру гына түгел, менә дигән фитнес та бит әле. Фитнес дигәннән, спорт залында шөгыльләнүгә караганда, чаңгы-чанада шуу күпкә файдалырак.
Чаңгының нинди файдасы бар дисезме? Спортның бу төрен күп вакыт аралыгында туктамыйча хәрәкәт итүне күз алдында тоткан аэробикага тиңләргә була. Чаңгы шуу процессында йөрәк-кан тамырлары системасы, сулыш органнары, терәк-хәрәкәт аппараты эшчәнлеге яхшыра, иммунитет ныгый. Ябыгырга теләүчеләргә дә комачауламый бу шөгыль. Чаңгының файдасын күрү өчен, атнасына кимендә 150 минут йөрергә кирәк. Яңа гына чаңгыга басучыларга - көненә 10 минут.
Соңгы вакытта сноубординг дигән нәрсә дә керде бит әле модага. Сноуборд белән шөгыльләнгәндә бөтен мускуллар да эшкә җигелә. Шөгыльнең бер сәгате 400 һәм аннан да күбрәк калорияне яга. Вестибуляр аппаратны ныгыта, канны кислородка баета ул. Сәламәтлекне ныгыту максатыннан, сноубордка атнасына 1-2 тапкыр басыгыз һәм берәр сәгать йөрегез.
Кышны тимераяклардан башка күз алдына да китереп булмый. Тимераяк тизлекне һәм җитезлекне арттыра, моңа өстәп, кәефне дә яхшырта. Организмны тонуста тоту өчен атнасына 2-3 тапкыр берәр сәгать шуу да җитә.
Чиратта - чана. Юк, ул бала-чага өчен генә түгел, без олылар өчен дә әйбәт нәрсә. Чана белән аска шуып төшәсең анысы, тауга менәсе дә бар бит әле. Аның хикмәте нәкъ менә шуңарда да инде. Бу очракта, телисеңме-теләмисеңме, йөрәк үзенә тиешле «физик күнегү»не ала. Димәк, йөрәк мускуллары ныгый, кан басымы көйләнә. Артык килограммнар турында әйтәсе дә юк инде.
Чана да, чаңгы да кызыксындырмаса, җылырак итеп киенеп, урамга һавага чыгып, салмак адымнар белән генә йөрергә дә була. Гадәттә, без көненә 3-5 мең адым ясыйбыз. Ә чынлыкта исә бу саннар ике тапкырга күбрәк булырга тиеш. Йә булмаса, кар атышып алыгыз. Кышны күп балалар нәкъ менә шул кар атыш өчен дә көтеп ала бит. Янәшәләрендә әти-әнисе, апа-абыйсы да булса, аларга тагын да күңеллерәк ич.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading