Шәһри Казан

Чебен-черкиләрдән ничек котылырга?

Быел халык чебен-черкиләрдән аеруча зарлана. Никтер бу җәйдә тагын да усалланыбрак, катырак тешлиләр кебек тоела алар. Җитмәсә, еш кына аллергия бирә. Өч яшьлек улымның черки тешләгәннән соң, аяклары хәтта шешеп үк китте. Чемпионат алдыннан Казанда черкиләр калмаячак, имеш, дип тә сөйләделәр. Ни өчен ишегалларында, бакчаларда чебен-черкиләр кимеми соң, дип, Роспотребнадзорның...

Быел халык чебен-черкиләрдән аеруча зарлана. Никтер бу җәйдә тагын да усалланыбрак, катырак тешлиләр кебек тоела алар. Җитмәсә, еш кына аллергия бирә. Өч яшьлек улымның черки тешләгәннән соң, аяклары хәтта шешеп үк китте. Чемпионат алдыннан Казанда черкиләр калмаячак, имеш, дип тә сөйләделәр. Ни өчен ишегалларында, бакчаларда чебен-черкиләр кимеми соң, дип, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенә мөрәҗәгать иттек.
Р оспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, тиздән Казанда узачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты уңаеннан, республикада чебен-черкиләр тарата торган инфекцияләрдән сак­лану максатында, санитар чистарту эшләре башкарыла. Быел җәй бик эссе булганга, төрле бөҗәкләр, чебен-черкиләр, талпаннар аеруча котырган. Чемпионатка әзерлек кысаларында, чебен-черкиләр белән көрәш өчен бюджеттан 6 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Кеше күпләп ял итә торган яшел зоналарны, паркларны, сулыкларны, чемпионат кунаклары яшәячәк кунакханәләрне, «Спортчылар авылы»н чебен-черкиләрдән арындырганнар инде. Казан аэропортын да тиздән инфекциядән чистартачаклар. Ә менә шәһәр яны бакчаларында, авылларда, ишегалларында черкиләрне агуларга финанслар җитми. Аннары хәзер ярамый да.
- Гадәттә, чебен-черкиләрне канатланганчы агуларга кирәк. Хәзер инде алар канат чыгарганнар, шунлыктан чебен-черкиләрне юк итү өчен күп күләмдә химикатлар кулланырга туры килер иде, бу исә нормативлар буенча тыелган. Черкине агулап, халыкка зыян килергә мөмкин. Шуңа да кешеләр чебен-черкиләрдән саклануның башка ысулларын куллансыннар иде, - диде Любовь Авдонина.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе чебен-черкиләрдән котылу өчен даруханәләрдә сатыла торган махсус кремнар, аэрозольләрдән файдаланырга, кибетләрдә чебен-черкиләрдән саклый торган җайланмалар алырга, тәрәзәләргә вак челтәрләр урнаштырырга киңәш итә. Бакчаларда яшәүчеләр дә чарасын күрсеннәр иде, вакытында чабылмаган үлән, җыелып калган сулар чебен-черкиләр үрчергә җирлек тудыра. Гади генә санитар кагыйдәләрне үтәү дә чебен-черкиләрне киметергә ярдәм итәчәк.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: