16+

Чемоданны ничек дөрес сайларга?

Чемоданнар зурлыгы белән дә, материалы, формалары белән дә күп төрле. Аларның кайсысын сайлап алырга? Киңәшебез шул хакта.

Чемоданнар зурлыгы белән дә, материалы, формалары белән дә күп төрле. Аларның кайсысын сайлап алырга? Киңәшебез шул хакта.

Тукымамы, пластикмы?

Тукымадан эшләнгән чемоданнар арзан була. Пластик чемодан озаграк хезмәт итәчәк, су үткәрми, тиз чистартып була. Каты корпуслы булуы аркасында, ватылырга мөмкин булган әйберләрне дә исән-имин алып кайтып җиткерә аласыз.

Размеры

Кечкенә чемодан (биеклеге 59 см га кадәр булган) берничә көнгә кыска вакытлы ял өчен уңайлы.
Уртача зурлыктагысы (биеклеге 70 см га кадәр) – ике атнага ял итәргә бара торган бер кеше өчен яки бер атнага сәфәр кылучы ике кеше иң яхшы вариант.
Зур чемодан (70-80 см) – бер балалы гаилә өчен.
Бик зур чемодан (80 см) – гаилә белән сәяхәтләр өчен.
Ике кеше өчен бер зур чемоданга караганда, уртача зурлыктагы ике чемодан алу дөресрәк. Кемнең киеме күбрәк алына дип тә бәхәсләшәсе булмый.

Тәгәрмәче

Чемоданнар ике яки дүрт тәгәрмәчле була. Зур чемоданның ике тәгәрмәчлесе җайсызрак. Дүрт тәгәрмәчле – җиңел һәм уңайлы. Алар 360 градуска әйләнеп йөри.

Төсе

Ачык төстәге, әллә кайдан күренеп тора торган бизәклесен алыгыз. Аны багаж лентасыннан тизрәк күреп аласыз, ялгыш кына башка кешенекен алу куркынычы да юк. Караңгы төстәге классик чемодан булса, багажны тапшырганда, аңа берәр лента бәйләп куегыз яки наклейка ябыштырыгыз.

Чемоданны сез бер барып кайтыр өчен генә алмыйсыз, шуңа да акчагызны жәлләмәгез – яхшысын алыгыз. Арзанлыны алып, йә каптыргычы ватылса, тәгәрмәче төшсә, ярылса, сәяхәт итү кәефегезне төшерәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading