16+

Чөгендер баллы булсын өчен, тоз сибеп үстерегез?!

Чөгендер баллы булсын өчен, тоз сибеп үстерегез. Әйе, бернинди шаярту түгел, чып-чыны шул. Бер чиләк суга бер аш кашыгы тоз җитә. Беренче тапкыр – тамыразык түгәрәкләнеп килә башлагач, икенче тапкыр – аны җыеп алырга бер ай кала.

Редисны кояш төшә торган урынга утыртыгыз. Аңа суны еш һәм күп итеп сибегез. Су җитмәгән очракта, ул ачы һәм каты була.

Кишер орлыгы бик вак. Аны берәмләп чәчү җайсыз. Шуңа да дарудан бушаган савытның капкачын тишегез. Савытка орлыкларны тутырыгыз. Тоз кебек, түтәл өстенә сибеп барыгыз.

Укроп тиз картая, шуңа да аны, җәй буена җитсен өчен, ике-өч атна саен чәчеп торыгыз.
Брокколи, кузаклы фасоль пешкән суны, суытып, түтәлдә үсеп утырган яшелчәләргә сибегез. Әлеге суда туклыклы матдәләр күп була.

Кара торма чәчәккә китмәсен өчен, аны 5-10 июльдән дә иртәрәк утыртырга кирәкми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading