16+

Дару урынына алма

Быел алма бигрәк уңды. Әйтүләренчә, кайбер бакчачылар аларны, кая куярга да белмәгәнлектән, җиргә күмеп куйганнар. Сатуда да алма бәясе шалкан бәясенә генә торырлык. Шуңа да аны, әрәм итмичә кулланып, ашап калырга ашыгыйк.

Дару урынына алма

Быел алма бигрәк уңды. Әйтүләренчә, кайбер бакчачылар аларны, кая куярга да белмәгәнлектән, җиргә күмеп куйганнар. Сатуда да алма бәясе шалкан бәясенә генә торырлык. Шуңа да аны, әрәм итмичә кулланып, ашап калырга ашыгыйк.

Алманың файдалы үзлекләре турында Гиппократ та әйтеп калдырган. Аны ул йөрәк һәм ашказаны авыруларын дәвалаганда кулланырга кушкан. Хәзерге тикшеренүләр исә алманың организмнан артык су һәм тозларны чыгаруын, кан басымын төшерүен, иммунитетны ныгытуын күрсәтә. Грипп эпидемиясе вакытында көненә 2-3 алма ашап кую да файдалы икән. Аның составында булган йод калкансыман биз авырулары вакытында булыша, Р витамины гипертония булдырмый, ә көчле антиоксидантлары (токоферол, бэта-каротин, селен, кверцетин) картаю процессын кичектерә һәм рак авыруыннан саклый.
Азканлылык вакытында ай дәвамында көненә 400-600 гр алма, бигрәк тә аның яшелен ашарга киңәш итә белгечләр. Боламык сыйфатындагысын гастритны дәвалаганда кулланырга була. Моның өчен, кабыгыннан чистартылган ике алманы вак угычта уып ашагыз. Бу боламыкны иртән ашарга кирәк: беренче айда - һәр көнне, икенче айда - атнасына 2-3 тапкыр, өченче айда - атнага бер тапкыр. Аңардан соң, 4-5 сәгать дәвамында ашамаска һәм эчмәскә. Бу дәвалану процессы вакытында майлы, тозлы, ачы һәм камыр ризыклары ашамаска, сөт, каты чәй һәм каһвә эчмәскә киңәш ителә. Авыздан ис килмәсен өчен исә ашаганнан соң бер стакан балсыз алма компоты эчү яхшы. Ютәлләгәндә, авырган вакытта тавыш беткәндә җылы компотны аз-азлап, йотымлап эчегез. Ютәл вакытында алма-суган боламыгы да булыша. Бертигез күләмдә алынган алма белән суганны угычта уып, аңа шуның кадәр үк бал кушып, көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы кулланыгыз.
Шунысын да онытмагыз: алманы ашказаны авырткан вакытта, эчәклек белән проблемалар булганда ашарга ярамый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading