16+

Даруны үзеңнән калдырма

Җәй җитү белән, күбебез ял итү турында уйлана башлый. Юлламалары кулларында булган кешеләргә, чемоданнарына кием-салымны тутырып, юлга гына кузгаласы кала. Әмма юлга алынасы тагын бер нәрсә бар. Кирәге чыга калса, дип, үзегез белән дару препаратларын да алырга онытмагыз.

Даруны үзеңнән калдырма

Җәй җитү белән, күбебез ял итү турында уйлана башлый. Юлламалары кулларында булган кешеләргә, чемоданнарына кием-салымны тутырып, юлга гына кузгаласы кала. Әмма юлга алынасы тагын бер нәрсә бар. Кирәге чыга калса, дип, үзегез белән дару препаратларын да алырга онытмагыз.

Аптечкагызда булырга тиешле даруның берсе - ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге бозылган вакытта кулланылырга тиешле препарат. Сыйфатсыз су эчкән яки ризык ашаган вакытта активлашкан күмер ярдәм итә. Аның урынына энтеросгель, эрсефурил яки имодиум да алырга мөмкин. Ашкайнату бозылган очракта, фестал булыша. Сару кайнаганда, белгәнегезчә, маалокс, гевискон ярдәм итә.
Авыртуны баса торган дарулар да кул астында булырга тиеш. Табиблар да авыртуга түзеп торырга киңәш итми бит. Эч авыртканда но-шпа булышса, ибупрофен нигезендә ясалган препаратлар башка авыртулар вакытында кулланыла.
Температураны төшерергә уйласагыз яки салкын тидереп авырып китсәгез (шул исәптән кондиционер кулланган очракта), парацетамол яки нурофен эчегез. Вирусларга каршы исә оциллококцинум көрәшә.
Аптечканы тутырганда, кайсы илгә ял итәргә баруыгызны, ел фасылын, ялның ничә көнгә сузылуын, сезнең белән балалар бару-бармавын истә тотарга кирәк. Пляж ялы булса, кояшка каршы чаралар алынса, тропик илләргә барганда төрле бөҗәкләргә каршы препаратлар барлап куела. Аларның саклану вакытын да карарга онытмагыз.
Шунысы да бар, юлга даруларны артык күп тә алырга кирәкми. Иң кирәкле универсаль чараларны онытмасагыз, шул җиткән. Кирәге чыгар дип антибиотиклар яки озак вакыт дәвалануга исәпләнгән препаратларны алудан мәгънә юк. Ә менә җәрәхәтләрне йогышсызландыра торган чаралардан зеленка яки йод, шулай ук стерильләштерелгән салфетка, бинт белән мамык, пластырь комплекты алу комачауламас. Күп кенә йогышсызландыру чаралары хәзер фломастер сыйфатында чыгарыла. Алар җиңел дә, уңайлы да.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading