16+

Дезодорант куллана беләсезме?

Дезодорант белән антиперспирантның аермасын беләсезме?

Дезодорант куллана беләсезме?

Дезодорант белән антиперспирантның аермасын беләсезме?

Дезодорант тирне түгел, бактерияләрне бетерә. Ис шул бактерияләр аркасында барлыкка килә. Кеше бик каты тирләмәгәндә, дезодорант куллана ала. Антиперспирант исә тир бүленеп чыгуны булдырмый, әмма бу вакытта тән тиресе суламый.

Дезодорант кулланыр алдыннан култык астын юабыз, коры сөлге белән корытабыз. Аннары гына дезодорант кулланабыз.

Душтан яңа гына чыккан булсагыз, аны кулланырга ашыкмагыз. Һич югы ике сәгать вакыт үтсен. Шариклы дезодорант озак сеңә. Сиптерә торганын култык астыннан 20-30 см ераклыкта кулланыгыз.

  • Дезодорант белән антиперспирантны чиратлашып файдалансагыз да була.
  • Дезодорантны пляжга барыр алдыннан кулланмагыз.
  • Составында парабен булмаганын алыгыз.
  • Дезодорантның зыяны бар диючеләр аның урынына култык асларына салицил кислота яки сода ышкый.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading