16+

Дөге бәлеше пешерү ЫСУЛЫ

Камыр: 80 гр чамасы маргаринны угыч аша кырып, он белән удым, шуңа ярты уч шикәр комы, ике аш кашыгы майонез, бер аш кашыгы өеп каймак, ярты стакан кефир, ярты чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), стаканның өчтән бер өлеше сыек май, тоз һәм кирәгенчә он кушып, йомшак камыр бастым.

Эчлек өчен: су кайнап чыгуга, юылган дөге салып болгаттым, кайнап чыгуга уттан алдым һәм биш минуттан дөгене әйбәтләп чайкап, суын саркытып куйдым. Шуңа йөзем, күрәгә, шикәр комы, тоз, вак кисәкләргә вакланган сыер мае һәм әзрәк эретелгән май салып болгаттым. Камырны җәеп табага куйгач, төбенә эретелгән май салдым, аннары эчлекне, эчлек өстенә кискәләп май тездем һәм камыр белән каплап, бөреп куйдым. Бәлеш өстенә тишек ясадым. Артык кызу булмаган газ мичендә бер сәгать пешердем.

Бәлешне ачкач, өстенә эретелгән май салып, яхшылап болгаттым.

Резидә Фәйзуллина, Сарман

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading