16+

Диабеттан - бәрхет чәчәк булыша

Ашкайнату системасы, шикәр диабетыннан интегүчеләргә, нерв системасын, тамырларын ныгытырга кирәк булган кешеләргә бәрхет чәчәк (бархатцы - рус.) ярдәм итәр.

Диабеттан - бәрхет чәчәк булыша

Ашкайнату системасы, шикәр диабетыннан интегүчеләргә, нерв системасын, тамырларын ныгытырга кирәк булган кешеләргә бәрхет чәчәк (бархатцы - рус.) ярдәм итәр.

1 чәчәкне, орлыклары белән бергә, выклагыз һәм 1 стакан кайнар суда төнәтегез. Шул төнәтмәне 1/4 стакан күләмендә көнгә 3-4 тапкыр эчәргә. 

Панкреатиттан интегүчеләргә 1-2 сәгать саен 1әр аш кашыгы эчәргә киңәш ителә. 
Виттлиго, нейродермит, псориаз, күз күреме начараю, чәч коелудан интегүчеләргә дә бу чәчәк булыша. 

Моның өчен: 8 бәрхет чәчәген 4 стакан кайнар суга салып, акрын утта 5-7 минут тотарга. Суын агызырга, калган чәчәкләр өстенә тагын 0,5 стакан кайнар су салып, 5-7 минут кайнатырга. Беренче су белән икенчесен кушып, 1/3 стакан күләмендә көнгә өч тапкыр эчәргә кирәк. Процедураны бер ай эшләргә. Бер айдан соң курсны кабатларга мөмкин. 

Начар йоклаганда, артык борылганда, бәрхет чәчәген яфраклар белән бергә ваклап, 1 чәй кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суга салырга. 30 минут төнәткәннән соң сөзеп, 1/4 стакан күләмендә, көнгә 4 тапкыр, ашарга 20-30 минут кала эчәргә. Соңгысын йоклар алдыннан эчәргә киңәш ителә.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading