16+

Диңгез продуктлары зыянлы да булырга мөмкин

Диңгез продуктларының файдалы булуын белсәк тә, аларның зарарлы да булырга мөмкинлеге турында еш әйтә табиб-диетологлар.

Диңгез продуктлары зыянлы да булырга мөмкин

Диңгез продуктларының файдалы булуын белсәк тә, аларның зарарлы да булырга мөмкинлеге турында еш әйтә табиб-диетологлар.

Белгечләр фикеренчә, краб, кальмар, лобстерлар, гадәттә, катырылып сатыла һәм аларны чи килеш кенә ашарга ярамый. Бигрәк тә устрицалар куркыныч. Аларда бактерияләр яши, шуңа да аны ашап агуланырга да мөмкин икән. Ә инде ашаган очракта, аларның термик ысул белән эшкәртелгәнен генә кулланыгыз, дип киңәш итә диетологлар.

Балык дөрес сакланмаган очракта да зыянлы булырга мөмкин. Аларда, бердән, бактерияләр үрчи, икенчедән, балык үзенә авыр металл җыя. Әйтик, терекөмешне. Алар аеруча устрицада, акулада һәм кылыч-балыкта күп икән.

Диңгез ризыкларының файдалылыгына килгәндә исә:
- алты гына устрицаны ашасаң да, ул кирәкле булган көндәлек йод, кальций, фосфор, тимер һәм бакыр күләменең яртысы белән тәэмин итә;
- диңгез байлыкларында В, В1, В2, В3 һәм В12, шулай ук A һәм D витаминнары бар;
- алар кальций һәм фосфорга бай, ә составындагы тимер буенча иттән дә алдарак бара;
- калкансыман биз өчен кирәкле булган йод белән тәэмин итәләр, йод бигрәк тә креветкада күп;
- һәм, иң мөһиме - диңгез продуктларында омега-3 һәм омега-6 май кислоталары бар.
Белгәнегезчә, омега-3 яман шеш авыруын булдырмый калырга ярдәм итә, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Омега-6 исә кандагы холестерин күләмен киметә.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading