Шәһри Казан

Дуңгыз гриппының яңа төре таралырга мөмкин

Россиядә дуңгыз гриппы вирусының яңа штаммы таралырга мөмкин, дип кисәтә «Роспотребнадзор»ның башлыгы, Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко. Әлеге грипп төре АКШта инде тарала башлаган. Биредә олылар да, балалар да авырый. Авыручылар АКШның 13 штатында теркәлгән. Август ахырына булган мәгълүматларга караганда, авыручылар саны 289га тигез. Гриппның бездә дә таралу куркынычы...

Реклама

Россиядә дуңгыз гриппы вирусының яңа штаммы таралырга мөмкин, дип кисәтә «Роспотребнадзор»ның башлыгы, Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко.
Әлеге грипп төре АКШта инде тарала башлаган. Биредә олылар да, балалар да авырый. Авыручылар АКШның 13 штатында теркәлгән. Август ахырына булган мәгълүматларга караганда, авыручылар саны 289га тигез.
Гриппның бездә дә таралу куркынычы бар. Вирус кешеләргә, нигездә, дуңгызлардан йога. Әмма аның кешедән кешегә йогу ихтималы да юк түгел. Авыруның билгеләре гадәти грипп белән охшаш: бизгәк тоту, ютәл, баш авыртуы һ.б. күзәтелә ала.
Бу уңайдан мәктәп директорларына һәм сырхауханә табибларына күрсәтмәләр җибәрелгән инде. Мәктәптә авыручылар булган очракта, балаларны өйләренә җибәрергә һәм тәмам савыкканчы тотарга кирәк һәм аларның дуңгызлар тирәсендә булу-булмауларын ачыклау бик тә әһәмиятле.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: