16+

Егылганда дөрес егыл: кышын таеп егылганда истә тотарга кирәкле 4 КИҢӘШ

Чын кыш җитте, һава торышындагы кискен үзгәрешләр юлларда бозлавыклар хасил итте.

Чын кыш җитте, һава торышындагы кискен үзгәрешләр юлларда бозлавыклар хасил итте.

Һәр нәрсәнең тәртибе булган төсле, таеп киткәндә егылуның да үз тәртибе бар. Бозлавыкта таеп китеп дөрес егылганда, сөяк сыну һәм башка төрле җитди җәрәхәтләрдән сакланып калып була. Түбәндәге киңәшләрне истә тотсагыз, кышыгыз имгәнүләрсез узып китәр.

1. Егыла башлавыгызны сизүгә, тиз арада утырырга тырыршыгыз, чөнки бөтен гәүдә белән егылуга караганда, утырган очракта җәрәхәт алу куркынычы азрак. Шунлыктан кышын өйдә утыру һәм тору (приседание) күнегүен еш ясагыз, сезнең буыннарыгыз әлеге күнегүне "истә калдырырлык" булсын.

2.Егылганда иң куркынычсызы  эмбрион позасына керү. Монда муен - иңбашына, ияк - күкрәккә, терсәкләр гәүдәгә таба "җыела". Шул ук вакытта тезне бөгеп өлгерергә дә кирәк.

3.Сөяк сынудан саклану максатыннан тәнне йомшартырга түгел, киресенчә, бераз катырып куярга кирәк. Гәүдә "катырылмаган" булса, төп көч сөяккә төшеп, аны сындырырга мөмкин. Ә бәрелү, тукымалар зарарлану сөяк сынуга караганда тизрәк төзәлә.

4.Умыртка баганасына зыян килмәсен өчен ян белән кулга яки аяк янына егылырга тырышыгыз. Кышын кул сындыру очраклары күп була. Бу рефлектор рәвештә кулны алга сузып, бөтен гәүдә белән егылуга бәйле.

Әлеге кагыйдәләрне истә тотып, исән-имин кыш чыгарга язсын, дуслар!

Фото: modnaya.org

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Егылырын белгэч, кеше егылып ятадыр шул, эйме???? Ул ничек тэ егылмый калырга тырышыр иде. Ээй, бигрэк кызык та кинэшлэр бар инде...

    Мөһим

    loading