– Сугыш елларын хәтерләмим, әбинең сыеры булгач, бәлки ачлыгы да ул кадәр үк үзәккә үтмәгәндер, ә менә җиңү көне аерма-ачык хәтеремдә! Каршы йортта гына Ризван дустым яши иде, аның әтисе кайтты. Сугыш бетте, җиңдек бит, ди. Шул куанычтан мин дә өйгә йөгереп кердем. Минем әти кайчан кайта дим әнигә. Синең әтиең үлде дигән сүзе җитте, лапас артына чыгып бөкләндем. Ризван эзләп кергән. Ник елыйсың, ди. Хәлем хәл бит. Ул да түгел йөгереп чыгып китте дә, кире кергән. Кулында әтисе ордены, минем күлмәккә тагып та куйды. Әй, сөенәм, әти кайгысы онытылды – балалар бит инде. Чыгып киткәч, ике минут тордымы икән, тагын йөгереп кергән, әтинең орденын кешегә бирергә ярамый икән дип, күкрәгемнән йолкып та алды. Мин тагын авыз бөгеп калдым... Ризван белән дус үстек, тик юлларыбыз соңрак аерылды, – ди Әнвәр абый.
Ерак сәфәрләрдә бәхет көтәме? Михнәтле тормышына бер җиңеллек иңәр дипме, әнисе яшь егетне фатирга кертә. Авырдан әйләнгән күчәргә таяк тыккан сыман була бу хәл, балаларның төрлесе төрле якка таралышырлык итә. Әнвәр абыйны да абыйсы Үзбәкстанда яшәүче апасы янына алып китә.
– Шулай итеп алтынчы сыйныфта укыганда укуым тукталды. Үзбәкстанда да кем көтеп торсын инде. Җизни дә, абый да салырга һәвәсләнеп киттеләр... Апа янында рәхәт иде дә, абый кире кайтабыз, ди. Аяк терәп каршы торам боларга, кайтмыйм авылга, мәйтәм. Абый, Красноярск шәһәрендә әнинең энесе яши, шуның янына китеп төпләнәбез дигәч кенә ризалаштым. Анда да китмәдек, авылда калынды... – ди ул.
Әнисе ничек кенә тырышмасын, яшь иренә бер баласы да әти дип әйтми. Тегесе, юмаларга теләп, Әнвәргә авыз гармуны да алып кайтып бирә хәтта. Ләкин... – Саба ягыннан килгән бер ятим иде ул, әтисез, әнисез. Апаларына артык кашык. Безне кыерсытмады, ләкин әнигә дә рәхәт күрсәтмәде. Бездән хәрби хезмәткә дә барып кайтты. Сугыштан соңгы елларда да авыр яшәдек әле без, тамак туймады ипигә. Әниләр бәрәңгенең иң аскы яфракларын җыеп кына аш пешерерләр иде. Язын җир сукалаганда туфрак астыннан килеп чыккан узган елгы өшегән бәрәңгеләрне чүпләп, аны киптереп пешергән ипи күмәченең әчелеге... Шулай да ашадык, – ди Әнвәр абый.
Комментарийлар