16+

Эх син, яшьлек...

Үз яшегездән дә яшьрәк күренәсегез киләме? Моның өчен кыйммәтле кремнар сыларга, матурлык салонына барып та йөрергә кирәкми. Даруханәдән киптерелгән суүсем - ламинария генә сатып аласы була. Чынаякка 2-3 чәй кашыгы суүсем һәм 4-5 чәй кашыгы кайнар су салабыз. Катнашма барлыкка килгәнче болгатабыз да, өстен каплап, 10 минут тотабыз. Иң мөһиме...

Үз яшегездән дә яшьрәк күренәсегез киләме? Моның өчен кыйммәтле кремнар сыларга, матурлык салонына барып та йөрергә кирәкми. Даруханәдән киптерелгән суүсем - ламинария генә сатып аласы була.
Чынаякка 2-3 чәй кашыгы суүсем һәм 4-5 чәй кашыгы кайнар су салабыз. Катнашма барлыкка килгәнче болгатабыз да, өстен каплап, 10 минут тотабыз. Иң мөһиме - суны күп салмаска, югыйсә, биткә сөртергә җайсыз була - катнашма агып төшәчәк. Бер ничә тамчы лимон согы (майлы битләр өчен), яки берничә тамчы теләсә кайсы чистартылмаган май, йә булмаса А яисә Е витаминнарының майлы эремәсе (коры бит тиресе өчен) өстибез дә биткә сылыйбыз. 20-25 минуттан җылы су белән юып төшерәбез. Әлеге битлекне атнасына 3-4 тапкыр кулланган очракта, бит тиресе тартылып, «җанланып» китә. Ике-өч атнадан ук ике-өч яшькә яшәреп киткәнегезне сизми дә калырсыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading