16+

Елыйсың килсә, «пирамида»га акча сал

Казанда ун еллар элек гаилә дусларыбыз: «Бер кредит учреждениесен ишеттек, шунда 25 мең сум акча салсаң, меңнәрчә сум процент килә башлый икән», - дип ялкынланып йөргәннәр иде. Боларның шаукымына бирелеп, хатын да билгеле бер күләмдә акча салды. Һәм... нәрсә булып бетте? Күпмедер вакыттан теге учреждение юкка чыкты. Хатынның ахирәт дусты...

Елыйсың килсә, «пирамида»га акча сал

Казанда ун еллар элек гаилә дусларыбыз: «Бер кредит учреждениесен ишеттек, шунда 25 мең сум акча салсаң, меңнәрчә сум процент килә башлый икән», - дип ялкынланып йөргәннәр иде. Боларның шаукымына бирелеп, хатын да билгеле бер күләмдә акча салды. Һәм... нәрсә булып бетте? Күпмедер вакыттан теге учреждение юкка чыкты. Хатынның ахирәт дусты...

Казанда ун еллар элек гаилә дусларыбыз: «Бер кредит учреждениесен ишеттек, шунда 25 мең сум акча салсаң, меңнәрчә сум процент килә башлый икән», - дип ялкынланып йөргәннәр иде. Боларның шаукымына бирелеп, хатын да билгеле бер күләмдә акча салды. Һәм... нәрсә булып бетте?
Күпмедер вакыттан теге учреждение юкка чыкты. Хатынның ахирәт дусты белән күз яшьләрен агызып утырулары хәзер дә күз алдымда. «МММ» кебек пирамида тәртибендәге астыртын финанс-кредит учреждениесе булган икән теге оешма. Иң мәкерлесе шул - әлеге төрдәге учреждениегә «акчаларымны кире бирүне сорамаячакмын» дип, имзаларыңны куеп тапшырасың.
- Банк булмаган кече учреждениеләр республикада әледән-әле күренгәли. Бездәге икътисади тотрык­лылык, халыкның финанс хәле чагыштырмача әйбәт булуы аферистларны кызыктыра, - ди республиканың Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисад иминлеге һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Илдар Сафиуллин сөйләгәнчә, узган ел пирамида тәртибендәге кредит учреждениеләре республика халкының бер миллиард сумнан артык акчасын үзләштергән, алданган биш мең кеше полициягә гариза язган.
- Кызганыч, халыкның алдануы дәвам итә. Быел да инде ике мең кешедән гариза керде. «РОСТ» кредит-җитештерү компаниясенә карата 1800 гариза бар. Әлеге компания халыкка 700 миллион сум зыян ясаган. «РОСТ»ның 200 миллион сум мөлкәтенә арест салынды. Алданган кешеләргә акчаларының бер өлеше кире кайтарылачак, - диде Илдар Сафиуллин.
Үзен «банкрот» дип, игълан итеп тә тормыйча, ябылып юкка чыккан кредит учреждениеләренең эзенә төшү һәм акчаларны, хәтта суд аша да, тулысынча кире кайтару мөмкин хәл түгел. Ыштансыз калмас өчен ни эшләргә соң?
- Финанс мәсьәләләрендә хәбәрдарсызлык, комсызлык һәм чарасызлык кешене пирамида тәртибендә эшләүче кредит учреждениеләренә этәрә. Кайбер кешеләр банктан кредит алып, «пирамида»га илтеп сала, тиз генә акча эшли, имеш. Пирамида гел югары процент бирми, син көткән арада ябылып та куя. Россия Үзәк Банкы карамагындагы банк учреждениеләре белән генә эш йөртергә кирәк. Үзәк Банкның интернет сайтыннан теге яки бу финанс учреждениесе турында кызыксыну зарур, сайтта бөтен мәгълүмат бар, - дип киңәш итә Россия Үзәк Банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан бүлеге идарәчесе урынбасары Марат Шәрифуллин.
Марат әфәнде әйткәнчә, финанс пирамидалары Америкада һәм Европа илләрендә дә күренгәли икән. Ләкин аларда мондый эшчәнлеккә каршы законнар катгый куелган. Кытайда, мәсәлән, финанс пирамидасы оештырсаң, үлем җәзасы кулланыла. Татарстанда шушындый эшчәнлеге өчен узган ел - 14, быел 12 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.
- Финанс пирамидасы оештырган кешеләр 4-6 елга ирекләреннән мәхрүм ителә. Татарстан Президенты күрсәтмәсе нигезендә төзелгән махсус комиссия республикада финанс эшчәнлеге алып баручы учреждениеләрне тикшерә. Акчаларыгыздан колак кагасыгыз килмәсә, банк булмаган кече оешмаларга зур процентларга кызыгып, акча салмагыз, алар белән эш йөртмәгез, - дип киңәш бирде Айрат Шәфигуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading