16+

«Эшсез торсам, «кул кычыта!»

Элек, аулак өйләр ясап, җырлый-җырлый сөйгәннәренә кулъяулыклар чигеп утыручы кызлар тарих битләрендә генә калган дип уйлый идем мин. Ләкин Резедә ЗЫЯТДИНОВА белән танышкач, бу фикеремнән кире кайттым. Берсеннән-берсе матур чәчәкләр, чигелгән сурәтләр, уенчыклар ясый ул. Тылсымлы куллары энә белән җепкә кагылса, ап-ак тукыма шау чәчәккә күмелә. Нинди «әфсен-төфсеннәр» белән эшли...

«Эшсез торсам, «кул кычыта!»

Элек, аулак өйләр ясап, җырлый-җырлый сөйгәннәренә кулъяулыклар чигеп утыручы кызлар тарих битләрендә генә калган дип уйлый идем мин. Ләкин Резедә ЗЫЯТДИНОВА белән танышкач, бу фикеремнән кире кайттым. Берсеннән-берсе матур чәчәкләр, чигелгән сурәтләр, уенчыклар ясый ул. Тылсымлы куллары энә белән җепкә кагылса, ап-ак тукыма шау чәчәккә күмелә. Нинди «әфсен-төфсеннәр» белән эшли...

- Күп кеше хореография, вокал, спорт белән шөгыльләнә. Син ни өчен нәкъ менә кул эшләре белән шөгыльләнергә булдың?
-Үзем дә аңлап бетерә алмыйм мин аны, бәлки нәкъ менә үз кулларым белән ясаган әйберләр миңа чын шатлык китергәнгәдер. Эшемнең нәтиҗәсен күреп сөенәм. Минем уйлавымча, кеше нәрсә белән генә шөгыльләнмәсен, бу аңа чын ләззәт, ниндидер күңел тынычлыгы бирергә тиеш. Шунда гына яраткан эшеңне бөтен күңелеңне биреп, тырышып башкарасың.
- Күптәннән шөгыльләнәсеңме?
- Кул эшләре белән бик кечкенә вакыттан шөгыльләнә башладым. Әбием бәйләргә, әнием чигәргә өйрәтте. Бераз үсә төшкәч, үзем төрле китап, газета-журналлардан яңа төрле кул эшләренә өйрәндем. Мәктәптәге технология дәресләренә дә бик кызыксынып, яратып йөрдем. Ә бу яңа төрле шөгылем - атлас ленталардан чәчәкләр ясау белән моннан ел ярымнар элек мавыга башладым.
- Иң яраткан кул эшең кайсы?
- Ыргак белән бәйләү, чигү, төрле тукыма, ленталардан чәчәкләр ясау.
- Аларны сатасыңмы?
- Юк. Мин аларны бүләк итәргә яратам.
- Заказ буенча әйберләр ясаганда булачак хуҗасын күз алдына китереп эшлисеңме?
- Әгәр дә заказ буенча ясарга туры килә икән, башта ул кеше белән төсләрен, чәчәкләрнең формаларын алдан сөйләшеп куябыз. Эш барышында да сорауларым туарга мөмкин. Мондый очракта, берничә вариант фотолар ясап жибәреп, заказ бирүче белән янә киңәшләшәм.
- Дизайнны алдан уйлап куясыңмы?
- Әйткәнемчә, заказга ясаганда, барысы да алдан, заказ бирүче белән сөйләшенеп куела. Бер ясалган әйберне кабатлап эшләргә туры килсә дә, аңа нинди дә булса яңалык кертәм. Һәрбер әйберне эш барышында яңа идеяләр белән үзгәртеп торам. Кайвакыт башта нәрсә килеп чыгачагын күз алдыма да китерә алмыйм. Кул эшләре тормышымда бик зур урын алып тора, дияр идем. Әгәр дә берничә көн бер нәрсә дә эшләмәсәм, «кулым кычыта» башлый. Тизрәк берәр яңа эшкә алынасы килә. Алга таба да яңа төрле кул эшләре белән танышырга, әле бик күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк. Кул эшләре миңа күбесенчә хобби кебегрәк инде, алардан бизнес ясап булмас дип уйлыйм.
- Шундый гүзәл әйберләр тудыруга илһамны каян аласың?
- Илһамны миңа һәрвакыт Аллаһы Тәгалә бирә дип уйлыйм. Тирә-юньдәге матурлыкны күрә белү дә бик мөһим.
- Эш барышының кайсы этабы сиңа күбрәк ошый?
- Башлап җибәргәндә булачак эшеңне күз алдына китерү, тизрәк башкарып чыгу теләге, төрле материаллар туплау бик кызыклы. Булачак әйбереңнең моделен төзү, уйлап куелган планнарыңа ниндидер үзгәрешләр кертү, төрле-төрле яңа ысуллар куллану бик ошый.
- Кул эшләреннән кала буш вакытыңда тагын нәрсә белән шөгыльләнәсең?
- Кул эшләреннән алай буш вакытым калмый да инде минем. Китаплар укырга тырышам. Әле институтта, мәдрәсәдә дә белем алам бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading