16+

Фатир сайлаганда кайсы катларга өстенлек бирергә?

Әлеге сорауга һәркемнең җавабы төрлечә. Янгын сүндерүчеләр фикеренчә, иң куркынычсызы беренче һәм икенче кат.

Фатир сайлаганда кайсы катларга өстенлек бирергә?

Әлеге сорауга һәркемнең җавабы төрлечә. Янгын сүндерүчеләр фикеренчә, иң куркынычсызы беренче һәм икенче кат.

Полиция хезмәткәрләре исә, киресенчә, беренче катны бик кулай күрми. Аларча, иң күбе беренче катта урнашкан фатирларны талыйлар. Риэлторлар да беренче катка кызыгучылар азрак дип белдерә.

Беренче һәм икенче катлар

+ Янгын, җир тетрәүләр, йорт ишелеп төшүләр һәм башка гадәттән тыш хәлләр вакытында иң куркынычсызы. Андый вакытта фатирдан тиз генә чыгып китә аласың.

- Каракларның яраткан каты. Подвалдан ят исләр килеп тора, урамдагы тавышлар һәм черки борчый.

Өченче кат

+ Элеккеге биш катлы йортларда иң яхшысы санала иде. Подвалдан да ис килми, түбәдән дә су керми.

- Лифт эшләмәгән очракта фатирга җиһаз ташыганда авырлыклар туа.

Дүртенче каттан алып җиденче катка кадәр

+ Экология ягыннан иң куркынычсыз катлар. 1-3 кат тирәсендә агулы газлар, ә 8-16 катларда сәнәгать предприятиеләреннән чыккан зарарлы матдәләр туплана. - Сәламәтлегегез белән проблема булганда лифт эшләмәү сезнең өчен зур проблемага әйләнәчәк. Фатирыгыз өстәрәк булган саен, лифт өчен җаваплы хезмәтләргә күбрәк бәйлелектә булачаксыз.

Җиденче кат

+ Күп катлы йортларда алтын урталыкта тора. Машиналардан чыккан газлардан да ерак, тавыш та юк, биеклектән курку да алай ук сизелмәскә мөмкин.

- Тотрыксыз психикалы кешеләргә һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан җәфаланучыларга әлеге катта яшәргә тәкъдим ителми.

Сигезенче кат

+ Иң якты фатир.

- Якын-тирәдә сәнәгать предприятиеләре булса, аларның тәэсире бигрәк тә 8-16 катларда сизелә.

Егерме бишенче һәм аңардан да югарырак катлар

+ Иң чиста һава (якында гына сәнәгать предприятеләре булмаса, әлбәттә) һәм иң матур күренешләр. Әлеге катлар җылырак та, чөнки җылылык өскә менә.

- Янгын булганда иң куркыныч катлар. Лифт эшләмәгәндә дә сезнең хәлләргә кызыгырлык түгел.

Иң югары кат

+ Янгын вакытында ярдәм түбәдән күрсәтелә. Соңгы катта камин урнаштырырга да рөхсәт ителә.

- Фатирыгызга караклар керү куркынычы яный. Монда (иске йортларда) иң начар вентиляция, су басымы да начар, түбәдән су да агарга мөмкин.

Фото "ШК" архивыннан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading