16+

Фитофтороздан ничек сакланырга?

Помидорларда кара таплар барлыкка килеп, бик тиз чери башласалар, яфраклары да каралып кипсә, бу – фитофтороз чире дигән сүз.

Помидорларда кара таплар барлыкка килеп, бик тиз чери башласалар, яфраклары да каралып кипсә, бу – фитофтороз чире дигән сүз.

Фитофторозга каршы көрәшне беренче билгеләре күренгәнче үк, якынча июль урталарында башларга кирәк, әлбәттә.

Әлегә помидорларында таплар күренмәгән кешеләр Консенто, Ревус, Абига-Пик, Ордан яки башка препаратлар сиптерә ала. Аны һәр 8-10 көн саен кабатлагыз. Шуны да истә тотыгыз: бу препаратларны сиптергәч, помидорны 21 көннән соң гына ашарга ярый. Помидор өлгерә башлаган булса, Фитоспорин-М, БисолбиСан, Гамаир кебек биопрепаратлар кулланыгыз. Алары булмаса, суган яки сарымсак төнәтмәсе сиптерегез.

100 гр сарымсакны ваклап, өстенә 10 литр су салып, бер тәүлек төнәтергә дә, сөзеп, 1 грамм марганцовка өстәп, помидорларга бөркергә кирәк. Марганцовка салмасагыз да ярый. Ә менә йод белән сөтне кушып сибүнең нәтиҗәсе юк, ди белгечләр.

Әгәр дә помидорлар бер-бер артлы карала башласа, сәламәт булганнарын алып (өлгереп җитмәгән булсалар да), бер минут кайнар суда тотып (50 градус), соңыннан киптереп, караңгы урынга куегыз, алар анда өлгереп бетә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading