16+

Телефонлы замана: уңышлы фото чыксын өчен берничә киңәш

Кызыклы мизгелләрне истәлек итеп саклау өчен – телефонлы замана иң яхшы чор! Һәр мизгелне фотога төшереп бару – телефонны дөрес һәм файдалы куллануның бер юлы. Әле ул фотолар матур да булса...

Шуңа берничә киңәш:
- Еш кына фотога төшерүче кадрга эләкмәгәненә борчыла. Чыгу юлы бар: кадрдагы бер кеше кулына зур гына көзге тотып төшә. Шулай итеп, төшерүче дә кадрга эләгә, фото да үзенчәлекле була.

- Зур стадионда футбол яки хоккей, залда берәр тамаша яки концерт карыйсызмы? Әле иң дулкынландыргыч мизгелне истәлеккә фотога да төшереп аласы килә. Бинокль ярдәмендә бик ерактагы күренешне дә якынайтып, матур фото ясый аласыз.

- Төрле фильтрлы фотолар ясарга, кара яки башка төсле пыялалы күзлек тә ярдәм итәчәк.

- Өйдә гаиләгез яки якыннарыгыз өчен фотосессия оештырыгыз. Бөтенләй фотога төшәргә яратмаган кеше өчен, бу – бик яхшы мөмкинлек.

- Хәзер үз-үзеңне фотога төшерү – селфи модада. Мондый фотолар уңышлы чыксын өчен, яктылык, дөрес ракурс, матур фон һәм елмаюлы караш кирәк.

Фотогыз башкаларның дә кәефен күтәрерлек булсын!

Фото: https://pixabay.com/
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading