16+

Гөмбә яратучыларга "Шәһри Казан" рецептлары

Урман байлыгыннан сезнең игьтибарыгызга берничә рецепт.

Гөмбә яратучыларга "Шәһри Казан" рецептлары

Урман байлыгыннан сезнең игьтибарыгызга берничә рецепт.

Гөмбәдән аш

300 гр гөмбә, 0,5 стакан арпа ярмасы, 5-6 бәрәңге, 1 суган, кыздырыр өчен үсемлек мае, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч, 2 дәфнә яфрагы.
Арпа ярмасын юып, өстенә бер стакан кайнар су салып 1-2 сәгать тотабыз. Гөмбәне юып, уртача зурлыкта турыйбыз. Кәстрүлгә 2,5-3 литр су салып кайнатабыз да аңа гөмбә салабыз. Өстендәге күбекләрне җыеп, дәфнә яфрагы салабыз. 15 минут пешкәч, гөмбәне сөзеп алабыз. Суда торган арпа ярмасын гөмбә пешкән шулпага салып 40 минут кайнатабыз. Суганны чистартып, вак итеп турыйбыз да майда кыздырабыз. Гөмбәне дә майда кыздырып алабыз. Аларның икесен кушып болгатабыз да өстенә тоз-борыч сибәбез. Бәрәңгене шакмаклап турыйбыз. Барысын бергә шулпага салып, 20 минут пешерәбез. Пешеп чыгар алдыннан ашка тоз өстибез. Яшел тәмләткеч һәм каймак салып табынга чыгарабыз.

Гөмбә тозлыйбыз
Моның өчен майлы гөмбә, усак гөмбәсе, каен гөмбәсе, опята кирәк. Чистартылган гөмбәне 20 минут пешерәбез. Аннары дуршлагка салып суытабыз. Бу вакытта тозлык әзерлибез. Бер литр суга 1,5 аш кашыгы тоз, укроп, кара борыч, сарымсак, ачы борыч, дәфнә яфрагы (һәр банкага 1әр яфрак) кирәк. 1,5 литрлы банкаларга 1әр аш кашыгы 25 процентлы аш серкәсе дә салабыз. Гөмбәне стерильләштерелгән банкаларга тутырып, өсләренә кайнар тозлык һәм иң өскә 1 бал кашыгы кайнар үсемлек агызабыз. Капкач белән ябып, башларын аска каратып куябыз.

Гөмбәдән тәмле солянка
Моның өчен безгә 1 литр үсемлек мае, түгәрәкләп туралган 0,5 кг баллы борыч, 1,5әр кг суган, кишер, кыяр, помидор, озынча итеп туралган кәбестә, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 300 гр пешкән гөмбә, тәменчә тоз, борыч, дәфнә яфрагы кирәк булачак. Кызган майда иң элек кишерне кыздырабыз, аңа суган өстибез, берничә минут кыздыргач, кәбестә, шикәр комы салып, берәр сәгать пешерәбез. Катнашмага болгар борычы, кыяр, помидор, гөмбә, аш серкәсе, тоз, борыч, лавр яфрагы салабыз. Барысын бергә тагын 40 минут кайнаткач, банкаларга тутырып куябыз.
Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading