16+

Грекларча кабак әзерләү ысулы

Бакча тулы кабак тәгәрәшеп ята. Күңелегезгә ошаганын сайлап алыгыз да, грекларча кабак пешереп ашагыз әле.

Грекларча кабак әзерләү ысулы

Бакча тулы кабак тәгәрәшеп ята. Күңелегезгә ошаганын сайлап алыгыз да, грекларча кабак пешереп ашагыз әле.

Кирәк булачак: 400 г кабак, тырнак сарымсак, 1 чәй кашыгы томат пастасы, 1 чәй кашыгы кипкән базилик, 1 аш кашыгы зәйтүн мае, 2 аш кашыгы су, тәменчә тоз һәм борыч.

Кабакның кабыгын чистартабыз да шакмаклап турыйбыз. Зәйтүн мае салып, табада 5-7 минут кыздырабыз. Тоз, борыч һәм базиликны өстибез дә бераз кызыдырып алабыз. Томат пастасын, изелгән сарымсакны кушып, бераз су өстибез. Өстенә фольга каплап, 180 градуска кадәр җылытылган пичтә 25-30 минут пешерәбез. Әзер булгач, ит яки балык кәтлите белән табынга бирәбез.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading