16+

Грузиннарча "чихиртмә" ашы әзерлибез

«Чихиртмә» - грузин шулпасы, аны, гадәттә, тавык яки сарык итеннән әзерлиләр.

Грузиннарча "чихиртмә" ашы әзерлибез

«Чихиртмә» - грузин шулпасы, аны, гадәттә, тавык яки сарык итеннән әзерлиләр.

Кемдер куерткыч сыйфатында он куллана, шулай ук тугланган йомырка да өсти.

Кирәк булачак ингредиентлар:

тавык (1 түшкә)
он (2 аш кашыгы)
йомырка сарысы (5 данә)
суган (якынча 250 г)
шәраб серкәсе (50 мл)
туңмай ( 100 г чамасы)
кара борыч (борчак)
лавр яфрагы (тәм буенча)
тоз, яшел, кинза (тәм буенча)
Әзерлек процессы:

Башта тавык шулпасы әзерләргә кирәк, ул әзер булырга 30 минут алдан, кәстрүлгә яшел тәмләткечләр, дәфнә яфрагы, борыч (барысы да тәме буенча алына) салырга.
Шулпадан тавыкны алып, кисәкләргә турарга.
Суганны чистартырга һәм вак итеп турарга, аннары аны туңмайда кыздырырга. Шуннан соң аны ашка салырга да,  5-10 минут шулай пешерергә.
Аерым тәлинкәдә йомырка сарыларын серкә белән тугларга, шулпага бу катнашманы акрынлап агызырга кирәк, шул ук вакытта шулпаны болгатып торырга кирәк, бу йомырка сарылары куырылып китмәс өчен эшләнә.
Хәзер инде тавык итен янәдан шулпага салырга, кайнатып чыгарырга.
Әлеге аш табынга кинза салып чыгарыла.

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading