Шәһри Казан

Хәзер эте дә, бете дә итек кия

Кыш көннәрендә киез итекләрне, гадәттә, армиядәге егетләр, полиция хезмәткәрләре һәм башка дәүләт хезмәтендә эшләүчеләр генә кия иде. Ә соңгы берничә елда исә кышын авыл агаеның аягыннан да төшмәгән итекләрне шәһәр халкы да кия башлады. Хатын-кызлар аларның бизәкләр төшерелгәнен, матур итеп чигелгәнен яки мехлар белән бизәлгәнен аеруча үз итте. Кибетләрдә хәтта...

Итек эзләп базарга
Итекләр күпме тора икән дип, мин дә базарга юл тоттым. Бик иртә булуга карамастан, итекчеләр шактый җыелган иде. Итек сатучы ике апа янында тукталдым да, каян икәнлекләрен дә сорап тормыйча, «мондый суык көннәрдә күн итекләр урынына шушы кукмаралылар баскан итекне кисәң генә инде» дип сүз башладым. Әлеге сүзгә күңелләре булган апайлар, иң яхшы итекләр бездә генә, дип, әле берсен, әле икенчесен күрсәтә дә башлады.
- Кара төслесе кирәкми, әнә сорысын киеп карыйм әле. Анысын җылырак, дип әйтәләр.
- Алар бөтенесе дә җылы. Сорылары йомшак булулары белән генә аерыла, без аларга буяу кушмыйбыз. Тик, сеңлем, ул итекләр тиз туза. Аяк үлчәмең күпме?
- Утыз алты.
- Алай булгач, ике үлчәмгә зуррагын карыйк. Итек эчендә аяк төртелеп тормасын, юкса аякларың тиз туңар. Кысыбрак торган итек җылы булмый.
- Ак, соры итекләр йомшаграк булгач, аның караларын алучы бармы соң?
- Ачык төслеләрен аның күбрәк идән салкын булганга өйдә кияргә алалар. Карасының үз өстенлеге бар, аңа көя төшми. Буявы тигез керсенгә, без аңа аз гына кислота салабыз. Көя шул искә килми. Ә ак итеккә җәен көя төшмәсенгә, нафталин куегыз, әрем дә тыгып калдырырга була. Кайберәүләр исле сабын да куллана.
- Итекнең сыйфатлымы-юкмы икәнлеген ничек аерырга соң?
- Табанына кара, ул калын һәм тигез булырга тиеш. Кунычы киңрәк, балтыры таррак булсын. Ике сәгать басылган итек яхшы була инде ул. Начар итек белән сату итеп тә булмый. Беренче көнне сатуын сатасың, икенче көнне сатып алучылар сиңа аны кире кайтара. Безнең итекләр барысы да яхшы, - дия-дия, тиз генә итекле дә итте мине Кукмарадан килгән апайлар. Сез дә киез итек алырга уйласагыз, аны сайлаганда апайлар биргән киңәшләрне күз уңында тотыгыз.

Аягың сызласа, итек ки
Табигый киез, ягъни сарык йоныннан ясалган итекләр җылы гына түгел, файдалы да. Әйтик, аларны ревматизмнан, радикулиттан җәфаланган кешеләргә кияргә кирәк. Ни өчен дигәндә, киездә авыртуны баса торган ланолин, икенче төрле әйткәндә, йон балавызы бар икән. Неврологлар исә аяк буыннары авыртканда аны яланаякка кияргә куша. Итек кан әйләнеше системасы начар булганнарга да ярап куя.
Итек балтырына йон җепләре белән чәчәк яки башка рәсемнәр чигеп куйсагыз яки төрле төсле төймә, бисерлар белән бизәсәгез, андый итекләр сездә генә булачак.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: