16+

Иң зыянлы ит кайсы?

Пешмәгән килеш киптерелгән итне бераз гына ашарга ярый, ысланган ит, шашлык составында зыянлы матдәләр бик күп икән.

Иң зыянлы ит кайсы?

Пешмәгән килеш киптерелгән итне бераз гына ашарга ярый, ысланган ит, шашлык составында зыянлы матдәләр бик күп икән.

Әгәр ит озак һәм начар шартларда сакланса, ул организмга зыян китерә. Диетолог һәм физиотерапевт-табиб Марина Ваулина деликатеслар белән мавыкмаска, итне артык кыздырмаска, итне пешергәндә тәмләткечләр, май һәм тозны күп кулланмаска киңәш итә.

Туңдырганнан соң эретелгән итне суыткычта озак сакларга ярамый, ди.

Диетолог каз маеның организм өчен бик авыр ризык булуын әйтә. Үрдәк, майлы сарык ите, дуңгыз ите дә бик авыр үзләштерелә. Тавык, күркә, куян ите диетик ит булып санала. Суда пешерелгән итне яшелчәләр белән ашау файдалы.
Элиталы сортлы иткә, вакуумлы пакетта булса да, шикләнеп карарга кирәк. Саклану вакыты озаграк булган саен, аны күчереп йөртү вакыты озак, составында консервантлар күбрәк дигән сүз. Мондый итне берничә тапкыр туңдырып эретәләр. Монда бернинди дә яхшы әйбер юк, дигән табиб.

Пешмәгән килеш киптерелгән итне бераз гына ашарга ярый, ысланган ит, шашлык составында зыянлы матдәләр бик күп икән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading