Балавызны су мунчасында эретәбез һәм калган ингредиентларны кушып болгатабыз. Вазелиннан калган яки башка нәрсәдән бушаган кечкенә савытка тутырып куябыз. Мондый бальзам салкын урында өч-дүрт ай тора. Бальзамнан тәмле ис килсен өчен, әфлисун яки иланг-иланг эфир мае тамызыгыз. Аны катнашмага суына башлаганда кушарга кирәк.
Комментарийлар