16+

Ирләрегез укысын!

Моны һәр ир-ат белергә тиеш.

Ирләрегез укысын!

Моны һәр ир-ат белергә тиеш.

  1. Дымлы утын тизрәк янып китсен өчен аңа тоз сибәргә мөмкин.
  2. Әгәр дә винт күгәрү сәбәпле, аны борып ала алмыйсыз икән, керосин ярдәмендә күгәрекне йомшартырга була. Күгәргән ачкычларны да шундый ысул белән чистарталар. Ачкычны төнгә керосинга салып калдырып, иртән агач чүбе белән яхшылап сөртергә кирәк.
  3. Урындыкның тәпиләре идәнне кырмасын өчен аларга киез беркетеп куялар.
  4. Цемент кушылмасына шикәр өстәсәгез, ул ныклырак булачак.
  5. Резинаны кискәндә пычакны сабын белән сылагыз. Болай эшләгәндә, резина да җиңелрәк киселә, аның кырыйлары да тигез чыга.
  6. Кул пычкысы белән кипмәгән утын кискәндә дә сабын ярдәмгә киләчәк. Моның өчен пычкының “тешләрен”ә сабын сөртергә кирәк.
  7. Кадак диварга тиз керсен өчен аның очына үсемлек мае сөртергә мөмкин.
  8. Әгәр өстәлегез тигез тормый һәм селкенә икән, ул чагында тимер акчаны үзара ябыштырып, өстәл аягының астына беркетергә була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading