16+

Ирләргә җенси көчсезлектән ничек котылырга?

Җенси көчсезлек... Моның белән очрашмаган бер генә ир дә юктыр. Табибларның күзәтүләре дә сискәндерә. 30-35 яшьлек ирләрнең өчтән бер өлешен җенси көйсезлек борчый икән. Ләкин иң гаҗәбе, ирләрнең күбесе әллә үз хәлен аңлап җиткерми, әллә сәбәпне башкадан эзли, никтер үгет-нәсыйхәттән өстен калырга тели. Тикшеренергә ашыкмаучылар өчен көч бирүче берничә дәвалану ысулы тәкъдим итәбез.

Ирләргә җенси көчсезлектән ничек котылырга?

Җенси көчсезлек... Моның белән очрашмаган бер генә ир дә юктыр. Табибларның күзәтүләре дә сискәндерә. 30-35 яшьлек ирләрнең өчтән бер өлешен җенси көйсезлек борчый икән. Ләкин иң гаҗәбе, ирләрнең күбесе әллә үз хәлен аңлап җиткерми, әллә сәбәпне башкадан эзли, никтер үгет-нәсыйхәттән өстен калырга тели. Тикшеренергә ашыкмаучылар өчен көч бирүче берничә дәвалану ысулы тәкъдим итәбез.

Узган ел кабак уңышы мул булды. Күпләребезнең әле дә узган елгы кабагы бар. Нишләтергә дип баш ватасы да түгел, дәвалану өчен чи килеш ашарга яисә согын сыгып эчәргә кирәк. Ирләрдә җенси көчне арттыру өчен ул бер дигән ризык! 

Беренче атнада көнгә бер тапкыр 20-30 грамм, икенче һәм өченче атнада көненә икешәр тапкыр 100әр грамм, дүртенче атнада исә көненә өч мәртәбә 100әр грамм ашыйлар. Алга таба да кабакны рационнан алып ташлыйсы түгел! Кабак белән туклануны дәвам итеп, 4 атна буена көненә 3әр тапкыр 150 шәр грамм ашагач кына, ике атна тәнәфес ясыйсы. Аннары дәвалануны кабатларга кирәк. Тик бер шарт үтисе: чи кабакны ризыкка кадәр 20 минут алдан ашап кую хәерле. 

Кабак суын эчеп дәвалану тәртибе болайрак. Яңа гына сыктырылган кабак согын беренче атнада көненә бер тапкыр яртышар стакан гына эчәргә кирәк, артыгы ярамый. Икенче атнада көненә ике тапкыр яртышар, ә өченче атнада көненә ике тапкыр берәр стакан эчелә. Дүртенче атнада норма күбәя – көнгә 3 тапкыр берәр стакан кабул итәсе. Туктамыйбыз, алга таба дүрт атна дәвамында көн саен 3әр стакан кабак суы эчәсе әле. Ике атна ял иткәч, дәвалануны кабатларга киңәш итәбез. 

Болай дәвалану беренче карашка бик мәшәкатьле кебек. Әмма авыру тагын да хәтәррәк. Ләкин кабак суы бөтен кешегә дә ярамый, шуңа да сак булыгыз, алдан табиб белән киңәшсәгез дә зыян итмәс. Чөнки, ашказаны, шикәр авыруларыннан интеккән кешеләргә кабакны чи килеш ашарга рөхсәт ителми. 

Мондый чирләрдән интегүчеләр күңелсезләнмәсен, дәвалануның башка ысулларын да тәкъдим итәбез.

Бака яфрагының орлыгы да җенси көчсезлектән бик әйбәт булыша икән. Күләгәдә киптерелгән орлыкны бер аш кашыгы күләмендә бер стакан кайнап чыккан суга салып, әкрен утта 5 минут кына кайнатасы. Артыгын тотмагыз. Суынгач сөзәргә дә, көнгә 4 мәртәбә икешәр аш кашыгы эчәргә. Дәвалану вакыты – 4-6 ай.

200 грамм коньякка 3 лимонның суын сыгып, шуңа 3 чи йомырка сарысы өстәргә һәм бик әйбәтләп болгатырга кирәк. Шуны ашарга 20 минут кала көненә 3 тапкыр берәр аш кашыгы йотып җибәрергә. 

Халык табибларына кушылып, безнең дә үз киңәшебезне бирәсе килә. Соңгы елларда яшьләр кыска куртка, кышын да балагы кыска чалбар кия. Аңлашыла да – заман модасы. Ләкин бу мәни бизенең ялкынсынуына китерүче төп сәбәпләрнең берсе. Салкын тидерүе тиз, ә менә вакытында дәваланмау, берничә елдан җенси яктан көчсез хәлгә төшерә. Аң булыгыз, егетләр!

Иң мөһиме – алдан табиб белән киңәшегез!

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X