16+

Көрәш, “Ак Барс”, “Рубин” һәм театр: Тинчурин театры актерлары спорт турында

Кәрим Тинчурин театрында яңа сезон старт алып, күп кенә премьералар тәкъдим ителде. Яңа бинада, яңа режиссер белән иҗат итү зур тизлек белән бара. Әмма иҗаттан тыш, актерлар ниләр белән кызыксына икән?

Көрәш, “Ак Барс”, “Рубин” һәм театр: Тинчурин театры актерлары спорт турында

Кәрим Тинчурин театрында яңа сезон старт алып, күп кенә премьералар тәкъдим ителде. Яңа бинада, яңа режиссер белән иҗат итү зур тизлек белән бара. Әмма иҗаттан тыш, актерлар ниләр белән кызыксына икән?

Бүгенге әңгәмәбездә артистларның спортка мөнәсәбәтләре турында сөйләштек. 
Резедә Сәләхова:
- Көндәлек тормышыгызда спортка вакыт каламы? 

- Кызганыч, спортка вакыт калмый. Безнең тормышыбызның күп өлеше театрда һәм кабатлауларда уза. Аллага Шөкер, башкара торган рольләр бихисап булгач, сәхнәдә хәрәкәтләнгән вакытта калорияләр бик күп яна. Шуңа күрә, безнең эшебезне спорт белән дә чагыштырсак була. Элегрәк, “эх, менә фитнес клуб янында яшәсәм, шунда йөрер идем” дип хыяллана идем. Биш ел элек зуррак фатирга күчтек, ә йортыбыз янында фитнес клуб урнашкан иде. Мин ул клубка бер еллык абонемент алдым. Әлеге абонементның бары тик өч көнен генә йөрдем. Бүгенгесе көнгә спорт шул өч көнлек тренировкалар белән тәмамланды.

- Гадәттә, сез көчле рухлы хатын-кыз рольләрен уйныйсыз. Әгәр сезнең героинягыз спорт тренеры булса, ул нинди спорт төрен сайлар иде?
- Мин нәфис гимнастика буенча тренер булыр идем. Без, артистлар, дисциплиналы кешеләр. Балачакта да мин барысын да тәртипкә салып эшли идем. Иртүк торып мәктәпкә, аннан соң җыр мәктәбенә бару, йомшак уенчыклар түгәрәгенә чабу. Хәзер дә мин үземне дисциплиналы кеше дип саныйм. Ә тренер бит инде шушы тәртипнең үрнәге. Шәкертләреннән тәртип таләп итә. Шуңа күрә, мин бик таләпчән һәм бик җитди тренер булыр идем.

Артём Пискунов:
- “Рубин”,”Ак Барс” яки башка командаларның чыгышларын күзәтәсезме?

- Яшь чакта, Морозов һәм Зариповлар уйнаган дәвердә “Ак Барс” уеннарын аерым бер игътибар белән күзәтә идем.  Әле балачакта, бабай белән хоккей караганда, Андрей Царев дигән капкачы да истә калды. Казанга килгәч, хоккейга игътибар тагын уянды. Гадәттә, плей-офф уеннарын карыйбыз. “Рубин” командасы белән алай ук кызыксынмыйм. Әле легендар “Барселона” белән уйнаганда, Корбан Бердыев тренер булганда күзәтә идем.

- Стадионнарда тамашачы сыйфатында булганыгыз бармы? 
- Хоккейга берничә тапкыр барган бар. Аренага барып карау миңа ошый. Әмма вакыт тыгыз булгач, йөреп булмый. Мәрхүм Наил абый Шәйхетдиновның аренага керү өчен пропускы бар иде, ул менә бөтен уеннарны карап барды. 

- Кемнең чыгышы күбрәк илһамландыра: даһи актер яисә бөек спортчы?
- Әлбәттә, даһи актерлар чыгышы күбрәк илһамландыра. Спортка битараф булмадым мин. Актерлык өлкәсенә киткәч инде, спорт икенче урынга гына түгел, өченче, дүртенче урынга калды дияргә була.

Айдар Фәтхрахманов:
- Спорт турында фикер алышу театр сәхнәсе артында сөйләшүләр өчен тема була аламы? Булса, ниндирәк темаларга фикер алышасыз?

- Без, артистлар, сәхнә артында теләсә нинди темага сөйләшә алабыз. Чөнки артист – ул уникаль профессия. Бу тормышта артист бөтен нәрсәне әз булса да белергә тиеш. Ә инде спортка килгәндә, без, әлбәттә, хоккей, “Ак Барс” уеннары турында сөйләшәбез. Бигрәктә плей-офф уеннары башланып киткәч. Хәтта әз генә талашып та алабыз.

- Сезнеңчә, актерны һәм спортчыны нәрсә берләштерә? Театрны үзенә күрә бер «интеллектуаль спорт» дип атап буламы?
- Артист белән спортчыны тырышлык берләштерә. Спортчы гомере буе физик яктан көчле булырга тырышса, артист кеше гомере буе үзенең эчке дөньясын баета. Интеллектуаль гына түгел, ә эмоциональ спорт дип дә атар идем театрны.

Илфак Хафизов: 
- Спектакль тамашачысы һәм җанатарның хисләрен чагыштырыгыз. Принципиаль аерма нәрсәдә?

- Спектакль тамашачысы күпкә лояль һәм тыйнак. Ә чын җанатарлар сине үлеп яраталар да, аннан соң хатаң өчен үтерергә дә әзер. Театр тамашачысы артистның роль башкарганын аңлый һәм шул рольгә үз мөнәсәбәтен белдерә, ә менә җанатарлар конкрет кешене бәяли. 

- Әгәр сезгә танылган Татарстан спортчысы ролен уйнарга тәкъдим итсәләр, кемне уйнар идегез һәм ни өчен?
- Яшь чакта көрәш белән шөгыльләнгәнгә күрә, мин берәр көрәшче ролен башкарыр идем. Мәсәлән, Муса Галләмов ролен. Футболистлардан үзебезнең Яр Чаллы егете Руслан Нигматуллинны уйнар идем. Дөньякүләм спортчылар арасында Шаварш Карапетянның батырлыгы таң калдыра. (Шаварш Карапетян - 1976 елда батып бара торган троллейбустан кешеләрне коткарган. Совет йөзүчесе бозлы судан 46 кешене тартып чыгарган. Салкын тиюдән соң ул 45 көн реанимациядә үткәрә һәм карьерасын тәмамларга мәҗбүр була). Аның ролен башкару бик авыр, ләкин кызык һәм эчтәлекле булыр иде.

Хәбибуллин Салават:
- Физик активлык спектакльләрдән соң тизрәк тернәкләнергә ничек ярдәм итә?

- Онытылып торасың, бар игътибарың синең хәрәкәтләреңә юнәлтелә. Кан әйләнеше, йөрәк тибеше, сулыш – шушы өч төшенчәне сизә һәм тоя башлыйсың. Без аларны тормышта бик сирәк тоябыз.

- Репертуарыгызда махсус физик форма яки спорт күнекмәләре таләп ителгән рольләр булдымы?
- Әлбәттә булды, бар һәм булачак. Хәзерге вакытта "Кияүләр", "Кияү урлау", "Син бит минем бергенәм", "Туган-Тумача", "Хыял артыннан" спектакльләрен билгеләр идем.

- Яраткан спорт төре һәм яраткан командагыз нинди?
- Алар күп, тик шөгыльләнергә вакыт җиткереп булмый. Иң яраткан төрләр: хоккей һәм футбол. Ә командаларга килгәндә, әлбәттә, “Ак Барс” һәм “Рубин”. Башка ил командалары арасында мин, хоккейда “Вашингтон Кэпиталз”, “Питтсбург Пингвинз”, ә футболда “Реал Мадрид”, “Бавария”, “Ювентус” һәм “Боруссия Дортмунд” уеннары артыннан күзәтергә тырышам.

Автордан: Ясалма фәһем ярдәмендә Тинчурин театры артистларын сәхнәдә түгел, спорт мәйданында дип күзаллап, фото да ясадык әле.

Илнар Камаев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading