16+

Итле кабак пешерү ЫСУЛЫ

Аның өчен 1 кг кабак, 400 гр тавык фаршы, 1 йомырка, 1 суган, 2 тырнак сраымсак, петрушка, укроп, 2 аш кашыгы он, 50 гр сыер мае, 1 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә төелгән имбир, паприка, кардамон, борыч, тоз кирәк.

 Кабакны кабыгыннан һәм төшләреннән чистартабыз. Яртысын эре итеп турыйбыз, калган яртысын эре угычтан уабыз. Суганны вак итеп турыйбыз. Сарымсакны изәбез. Барысын бергә кушып, аларга уылган кабакны, тавык фаршы, йомырка, он, борыч, тоз өстәп, яхшылап болгатабыз да кәтлитләр ясыйбыз. Майлы табага кисәкләп туралган кабакны тезәбез, тәмләткечләр сибәбез. Өстенә кәтлитләрне урнаштырабыз. Сыер маен кисәкләп бүлеп, кәтлит өстенә куябыз да газ миченә тыгабыз. 40 минутта пешеп чыга. Петрушка белән укропны вак итеп турап, кәтлитләр өстенә сибәбез.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading