16+

Каен бөреләре һәркемгә килешми

Кайбыч районы мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән чагым. Балтач районына балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган семинарга бардык.

Каен бөреләре һәркемгә килешми

Кайбыч районы мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән чагым. Балтач районына балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган семинарга бардык.

Пионерлагерь  түгәрәк күл буендагы  каенлыкта урнашкан иде. Үткән төнне йокысыз үткәрүем аркасында, озын юлга чыгуыма, хәлем китте,  башымның чатнап авыртуына түзәр әмәл юк. Кәефсезлегем йөземә чыккан булган, күрәсең. Сәбәбен сорашып белгәч, Яшел Үзән районыннан килгән мәрхәмәтле  коллегам Александр Разин, мине ирексезләп диярлек, пар каен арасына кертеп бастырды. Ул өйрәткәнчә, агачның берсенә аркамны терәп, икенчесен кочаклап, маңгаемны кәүсәгә куеп, каенкайга сыенып, ярты сәгать чамасы тордыммы-юкмы, хәлем җиңеләюен сиздем. Көн кызу булса, ни хикмәт, кәүсәләр салкын иде. Каен, гүя башымның авыртуын үзенә суырып алды, тәнемә рәхәтлек бирде, күңелем күтәрелде.  

Шифалы каен белән дуслыгым әлегәчә дәвам итә. Дачабызга каен урманы орынып ук тора. Бакчада  физик эш эшләп  арыгач,  кайнар мунчага кереп, хуш исле үләннәр катнаштырып бәйләнгән каен себеркесе белән чабынып чыгабыз, талчыгуның эзе дә калмый. Кышын салкын тисә дә, көзге салкын яңгырга чыланып туңып кайтсак та, җырларда яратып җырланган сихәтле каеннан дәва табабыз. Каен себеркесен даими куллансак, яз көне татлы суын яратып эчсәк тә, аның искиткеч шифалы бөреләренең кадерен күпләр белеп бетерми. Каен бөреләрен дәвалау чарасы итеп кулланырга ниятләсәк, аны яфрак ярганчы җыеп өлгерү мөһим. Бөре  составындагы бәлзәмле эфир майлары, витаминнар, минераллар, май кислоталары  аның киңкырлы дәвалау үзлекләренең нигезен тәшкил итә. Бөреләр  салкын тию аркасында килеп чыккан авыруларны, төрле ялкынсынуларны дәвалаганда уңай  нәтиҗә бирә.     

Составында салицилатлар булганга күрә, алардан ясалган мазьлар  ялкынсынуны тиз арада юкка чыгара. Артриттан интегүчеләрнең хәлен җиңеләйтә, мускуллар, буыннар  авыртуын баса. Каен бөресе катнаштырып ясалган дарулар кулланганда, сынган сөякләр тизрәк ялгана, уалучаннары ныгый, буыннарның  сыгылмалылыгы арта. Аның ярдәмендә  остеопороздан, рахиттан дәваланалар. Тешләрне, сынган аяк-кулларны дәвалаганда файдасы зур. Кан тамырлары стенасына утырган холестерин төерләрен чистартып чыгарырга булыша. Шул рәвешчә атеросклероздан коткара,  инсульт, инфаркт, йөрәкнең  ишемик чире кебек кешенең гомерен кыскарта, үлемгә китерә торган хәтәр авыруларны булдырмый калырга ярдәм итә. Каен бөреләре бронхит, трахеит кебек  сулыш юллары чирләрен дәвалаганда уңышлы кулланыла. Алар ялкынсынган тын юлларын дезинфикцияли. 

Бөреләрнең, ашкайнату органнары сәламәтлеген саклауда файдасы күп. Яраксыз ризык ашау сәбәпле эч киткәндә, дизентерия чиреннән интеккәндә, химикатлар белән агуланганда, эчәклектә паразитлар үрчеп, организмга зыян салганда, шифалы бөреләрдән ясалган төнәтмәләр ярдәмгә килә. Бөре экстрактлары кулланып, организмны токсиннардан чистартып, артык авырлыктан котылып була. 

Каен бөресе составындагы майлар, составы ягыннан кеше тиресендәге майларга охшаш икән. Дерматологлар фикеренчә,  аны кулланып ясалган мазьлар, экзема, псориаз, дерматит  кебек озакка сузылучы   хроник тире авырулары көчәйгәндә, ялкынсынган, кычытып үзәккә үткән, купшыкланып коелган, яргаланып канаган тиренең әрнүен баса, җәрәхәтле урыннарны чистарта, тынычландыра. 

Аз гына суда кайнатып алынган бөре сыгынтысын үт кудыру максатыннан эчәләр. Акканлылык,  колак ялкынсыну, хроник мезотимпанит чирләреннән дәвалаганда, спиртлы төнәтмәсен кулланалар. Каен бөреләрен һәм 70% лы  спиртны 1:10 нисбәтендә алып, аны спиртка салып куеп, ике ай төнәтәләр, су белән сыеклап эчәләр. 

Ревматизмнан интегүчеләрне дәвалый торган мазь түбәндәгечә ясала: каен бөреләре өстенә сыек май агызып, ябык савытта газ миченә куеп, берничә сәгать дәвамында  талгын утта кайнаталар. Килеп чыккан сыеклыкны сыгып алып, камфора порошогы кушып болгаталар. Каен бөреләрен аракыда төнәтеп ясалган дару үлекле җәрәхәтләрне чистарта, яраларны  төзәтә. Аны кулланып, антибиотиклар тәэсиренә  бирешмәүче  эчәклек паразитларыннан, стафилококктан котылып була, дип язалар. Теш уртлары канаганда, авыз эче бозылганда, тамак шешкәндә, салкын тигәндә аракылы төнәтмә белән тамак чайкау ялкынсынудан коткара икән. 

Каен бөреләре һәркемгә килешми. Авырлы, бала имезүче хатыннарга, балаларга аны кулланырга ярамый. Кайберәүләрдә аллергия китереп чыгара, организмда натрий  тозлары күләмен арттыруы сәбәпле, кан басымын күтәрә, бөер, сидек  юлларының хроник чирләреннән интегүчеләргә, гипертоникларга  аны куллану тыела.  Дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшләшү мәҗбүри.

Хәмидә Гарипова. Казан
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading