16+

Кан анализы бирергә барганда, нәрсәләрне истә тотарга?

Иртәгә анализ бирәсе дигән көнне спорт белән шөгыльләнмәгез.

Кан анализы бирергә барганда, нәрсәләрне истә тотарга?

Иртәгә анализ бирәсе дигән көнне спорт белән шөгыльләнмәгез.

Күнегүләр вакытында су балансы, глюкоза күләме һәм башка күрсәткечләр үзгәрә.
Анализ бирер алдыннан тәмәке тартмагыз, һич ­югы ике сәгать кала.
Сагыз чәйнәмәгез, аны чәйнәгәндә, баш мие ашкайнату ферментлары эшләтеп чыгара башлый. Шуңа да сагыз биохимияне дә, гормоннарга анализны да дөрес күрсәтмәячәк.

Сидек анализы тапшырыр алдыннан суны гадәттәгечә эчегез. Күп итеп яки аз эчү биоматериалның тыгызлыгын һәм төсен үзгәртә. Шулай ук чөгендер кебек төсе «чыга торган» продукт ашаудан да тыелып торыгыз. Тозлы, ачы ризыклар ашамас­ка тырышыгыз, алар сидекнең кислоталылыгына тәэсир итә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading