16+

Кан тамырың сәламәтме?

Кан тамырлары сәламәт булсын өчен, дөрес тукланырга, билгеле бер продуктларны һәрдаим кулланырга да кирәк. Менә аларның кайберләре: Авокадо. Мексика галимнәре бер атна дәвамында көн саен авокадо ашаган кешеләрнең кандагы начар холестерин күләме унҗиде процентка кимүен ачыклаган. Авокадоны телемләп кисеп, бутербродка кушарга яки шакмаклап турап, салатка салырга мөмкин. Бөртекле продуктлар. Тулы...

Кан тамырлары сәламәт булсын өчен, дөрес тукланырга, билгеле бер продуктларны һәрдаим кулланырга да кирәк. Менә аларның кайберләре:
Авокадо. Мексика галимнәре бер атна дәвамында көн саен авокадо ашаган кешеләрнең кандагы начар холестерин күләме унҗиде процентка кимүен ачыклаган.
Авокадоны телемләп кисеп, бутербродка кушарга яки шакмаклап турап, салатка салырга мөмкин.
Бөртекле продуктлар. Тулы бер бөртек составында булган клетчатка (эре итеп тарттырылган ашлыктан пешкән икмәк, чистартылмаган дөге, карабодай һәм солы ярмасы) организмнан артык холестеринны чыгара.
Сөләйман балыгы. Скумбрия, сельдь, тунец һәм сөләйман кебек майлы балыкларда омега-3 майлы кислоталар бар. Атнасына ике тапкыр майлы балык куллану йөрәк авырулары барлыкка килү куркынычын киметә, ялкынсынуны бетерә, холестерин алмашын яхшырта.
Спаржа (давыл үләне, торна җиләге). Артерияләрне чистарта торган иң яхшы һәм табигый чимал. Аның составында кан тамырларындагы күпьеллык ялкынсынуны дәвалый һәм артериаль кан басымын төшерә торган фолатлар бар. Шуңа да спаржа тромблар барлыкка килүне булдырмый торган табигый дару булып тора.
Спаржаны тозлы суда бер-ике минут пешереп алырга кирәк. Аннары эретелгән атланмай яки зәйтүн мае салып, гарнир сыйфатында бирәсез.
Анар (гранат). Анарда артерияләрнең лайлалы тышчасын ялкынсынулар һәм зыян килүләрдән саклаучы фитохимик матдәләр бар. Анар согы организмда тамырларны киңәйтә һәм аңардагы кан йөрешен яхшырта торган азот оксиды барлыкка килүгә булыша.
Брокколи. Ул сөякләрнең ныклыгы өчен мөһим булган К витаминына, кан басымын һәм холестерин дәрәҗәсен көйләүче клетчаткага бай. Брокколины ешрак ашаган саен яхшырак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading